Тәтеш шәһәрендә стендка ату буенча Россия юниорлар беренчелеге узды
Россия беренчелегендә «Сабантуй» спорт мәктәбе спортчысы Рәлина Галимова бик яхшы нәтиҗә күрсәтте.
11-17 август көннәрендә Татарстан Республикасының Тәтеш шәһәрендә стендка ату буенча Россия юниорлар беренчелеге узды. Ярышлар Липецк, Свердловск, Новосибирск өлкәләреннән, Татарстан Республикасыннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 200ләп спортчыны берләштерде. Россия беренчелегендә «Сабантуй» спорт мәктәбе спортчысы Рәлина Галимова бик яхшы нәтиҗә күрсәтте. Ул шәхси скитта өченче урынны, ә команда зачетында көмеш медаль яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев