Тәвәккәлләр һөнәре
Коткаручылар көне календарьга чагыштырмача күптән түгел кертелгән истәлекле дата. Аның тарихы 1990 елга барып тоташа. Россиядә коткаручылар корпусы оештырылганга 35 ел тулды.
Бу һөнәр – куркыныч та, җаваплы да. Иң катлаулы хәлләрдә – табигый бәла-казамы, техноген һәлакәт, давыл, су басумы - бәлагә очраган кешеләр янына коткаручылар ашыга. Күпләрнең гомерен саклап кала.
Шәмәрдәндәге Арча, Саба, Кукмара, Балтач һәм Теләче районнарына хезмәт күрсәтүче 4нче зона эзләү-коткару отрядында да тәвәккәлләр эшли. Алар 2008 елдан үз вазифаларына керешеп, төрле четерекле вәзгыятьләрдә нык ихтыяр көче, зур тәҗрибә туплап өлгерделәр. Өйрәнүләрне дә даими үткәреп торалар. Чынбарлыкка туры китерелгән шартлардагы күнегүләр осталыкларын арттыра, югалып калмыйча, төгәл карар кабул итәргә булыша. Быел гына да шул максаттан 137 профилактика чарасы уздырылган. “Коллектив 24 коткаручыны берләштерә, эш 4 сменада, ягъни тәүлек буе алып барыла. Отряд үзенә йөкләнгән бурычны үтәү өчен барлык техник чаралар, җиһазлар, махсус киемнәр белән тәэмин ителгән. Коткаручыларның барысы да кулланылыштагы инструментлар белән оператив эш итү осталыгына ия. Отряд быел үзе хезмәт күрсәткән зонада техноген, табигый характердагы һәм башка сәбәпләр аркасында килеп чыккан очраклар белән бәйле 34 эзләү-коткару эшләре алып барды. Шуның 21е Саба районына туры килә. Хезмәт күрсәтү зонасында көтелмәгән куркыныч астында калган 16 кеше коткарылды. Яна башлаган йортта калучыны алып чыгарга мөмкин әле. Автоһәлакәтләр мизгел эчендә килеп чыга, суга батучыны да үлемнән йолып калу өчен бер-ике минут кына вакыт бирелә. Быел коткаручыларга судан алты, машина эченнән ике кешенең мәетен генә алырга калды. Үлем каш белән күз арасында. Шуңа күрә вакытлы коткару постлары су обектларына якын оештырыла. Безнең җаваплылык зонасына кергән Чулман елгасы буйлап кизү торучылар Лаеш шәһәре һәм Алексеевск шәһәр тибындагы бистәләре янына урнашты. Кышын да сулыкларда бату куркынычы бетми. Балыкчыларга юка боз өстенә керүдән сак булырга кирәк”, – диде отряд начальнигы Дамир Хәлиуллин.
Коткаручыларны һәрвакыт формада тотарга Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы үткәргән конкурслар да ярдәм итә. Әле ноябрь аенда гына эзләү-коткару хезмәте отрядлары арасында иң яхшы команда билгеләнде. Конкурс кизү тору, авария һәм башка кичектергесез эшләр башкару вакытында җиһазлар белән эшләү белемнәрен, күнекмәләрен камилләштерү максатларында уздырылды. Катнашучылар беренче этапта йорт җимереклекләре астында калганнарны алдылар, аннары урманлы зонада компас һәм карта буенча хәрәкәт итеп, бирелгән координаталар буенча объектларны эзләделәр, соңгы этапта суда батучыны коткардылар. Барлык авыр сынауларны уңышлы үтеп, Шәмәрдән отряды командасы 3нче урынны алды. Ә узып баручы ел йомгаклары буенча конкурста үзләренә төрдәш подразделениеләр арасында 2нче призер булдылар.
Коткару хезмәтендә ел елга ялларсыз эш белән ялгана. Отряд 25 декабрьдән югары әзерлек режимына күчте, потенциаль куркынычлы объектларга игътибар нык артты. Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре үткәреләчәк объектлар исәпкә алынган. Пиротехник эшләнмәләр сату белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр белән профилактик эш тә мөһим. Аерым режим 2015 елның 11 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Бәлагә тарулар белән бәйле нинди генә мөрәҗәгатьләр булса да, коткаручылар юлга чыгарга әзер. Без хезмәт күрсәткән районнарда яшәүчеләр Яңа ел ялларын имин үткәрсеннәр, күңелсезлекләргә тарымасыннар. Яну, тапталу, өшү, су астына китү кебек фаҗигаләр була күрмәсен. Хезмәттәшләремә дә һөнәри бәйрәмнәре, Яңа ел белән котлап, эшләрендә уңышлар, сәламәтлек телим. Ветераннарыбызга да ихлас күңелдән рәхмәт әйтәсем килә” – ди Дамир Шаһидулла улы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев