Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Түбән Шытсу авыл җирлегендә “Җырлыйк әле” шоу-проекты дәвам итә

25 гыйнвар көнне Югары Шытсу мәдәният йортында, 26 гыйнвар көнне Елыш авыл клубында Түбән Шытсу авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар “Җырлыйк әле” шоу-проектын тәкъдим иттеләр.

Концертлар визит карточкасыннан, авыл җирлеге башлыгы Мәүлетов Булат чыгышыннан башланып китте. Шоу катнашучылары татар халык җырларын, ретро һәм заманча җырлар башкардылар. Аларның чыгышлары инструменталь ансамбль уйнавы ярдәмендә яңгырады. Тамашачылар кушылып җырладылар. Караоке җырлау да барысының күңеленә хуш килде. Алкышлар тынып тормады. Һәркем җыр бәйрәменең чын катнашучысы булды.

Чыганак: rdk-saby.do.am

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев