Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Түбән Шытсу авылында яшәүче Шаймулла Гайсә улы Гайсинга - 90 яшь

Бүген, 5 гыйнварда, Түбән Шытсу авылында яшәүче Шаймулла Гайсә улы Гайсинга 90 яшь тулды. Шаймулла абыйның балачагы авыр сугыш елларына туры килә, бик күп авырлыклар күреп үсә.

1958 елда авылдашы Асия исемле кызга өйләнә. Гаиләдә бер-бер артлы 3 бала дөньяга килә. Аларга Шаймулла абый һәм Асия апа үрнәк тәрбия бирәләр. Балалары тормышта үз урыннарын табып, төрле тармакларда тырышып хезмәт куялар.

Шаймулла абый башта колхозда төрле эшләрдә, аннары комбайнер булып эшли. 1953 елда гаиләсе белән Пермь өлкәсенә күченеп китәләр. Анда ул куп еллар шахтер булып эшли.

Гайсиннар гаиләсе 1995 елда туган авылларына әйләнеп кайталар, лаеклы ялда булуына карамастан Шаймулла абый колхозда эшчәнлеген дәвам итә: ындыр табагында каравылда тора.

Шаймулла абый тыл һәм хезмәт ветераны. Аның эш стажы - 42 ел.

Бүгенге көндә алар Асия апа белән тигезлектә бәхетле гомер кичерәләр. Аларның 3 оныклары 2 оныкчыклары бар.

Күршеләр һәм авылдашлар белән яхшы мөгәлләмәдә, шуна күрә Шаймулла абыйны авылдашлары бик хөрмәт итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев