«Теләкләр чыршысы» хыялларны чынга аштыра
Бүген районыбызда «Теләкләр чыршысы» Яңа ел акциясе кысаларында керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләрдә яшәүче һәм сәламәтлекләре буенча үзенчәлекле балаларның хыялын чынга ашырдылар
Бүген районыбызда «Теләкләр чыршысы» Яңа ел акциясе кысаларында керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләрдә яшәүче һәм сәламәтлекләре буенча үзенчәлекле балаларның хыялын чынга ашырдылар. Байлар Сабасында Сәйфуллиннар гаиләсеннән 9 яшьлек Ильяс Кыш бабайдан робот-трансформер сораган булган. Аның теләге кабул булды. Хәзер Кыш бабай белән Кар Кызы тапшырган уенчык Ильяснын командасын үтәп, үзенең осталыгын күрсәтәчәк. Гаиләдәге 12 яшьлек Булат белән 4 яшьлек Данияр да бүләкле булдылар. Аларны шахмат һәм машина белән сөендерделәр.
Теники авылында Хисамиевлар гаиләсендәге олы бала Ранил велосипедлы булды. Кыш бабай 4 яшьлек игезәкләр Айзат белән Илзатның да нәүмиз калачагын алдан белеп, аларга пульт белән идарә ителешле машина алып килгән иде. Берне генә түгел, һәрберсенә аерым. “Кыш бабайга хат язып, олы улыбызга сәпид сораган идек. Игезәк энеләре зур машина дип хыялландылар. Инде иртәдән бирле Кыш бабай белән Кар кызын көттеләр. Аларны да онытмагансыз, сезгз зур рәхмәт”, –дип балаларының шатлыгын уртаклашты әниләре Гүзәл.
Шулай туры килә бит: Иләбәр авылында да игезәкләр яшәгән йортта булдык. Кыш бабай 11 яшьлек Ралинага алмаз мозаика, Раязга конструктор (машина) тапшырды. “Теләкләр чыршысы” акциясе йортның бүгенге герое 7 яшьлек Риназны кыйммәтле спорт инвентаре –йөгерү юллы (беговая дорожка) итте. “Мөмкинлекләре чикләнгән балаларга кагылышлы акция булгач, беренче тапкыр Кыш бабайга хат яздык. Ышанмаган идем. Теләгебез кабул булды. Хатларны йортта бизәлгән чыршы төбенә куйган идек. Балалар инде Кыш бабайның барлыгына да ышана башладылар. Безгә зур сөенеч алып килдегез”,–дип рәхмәтен белдерде әниләре Альбина Кәримова.
Кыш бабай Явлаштаудан 16 яшьлек Нурсилнең (тавыш картасы) һәм Татар Икшермәсеннән 13 яшьлек Гүзәлнең ( яндекс станция) теләкләрен үтәде.
Саба муниципаль районы башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Ирек Гарипов «Теләкләр чыршысы» Яңа ел акциясенең балаларның хыяллары якты киләчәккә ышаныч белән бәйләнгәнен билгеләп үтте. Кыш бабай да кечкенәләрнең үзенә ышаныч белән каравына куанычын белдерде. “Көне буе балалрга яшылык эшләп , гел бүләк кенә таратып йөрер идем”,– диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев