Теннис шары, волейбол тубы кемнәргә буйсынды?
Бүген “Саба Арена”да спорт юнәлешендә эшләүче өстәмә белем бирү оешмаларында укучыларның спартакиадасы булды.
Бүген “Саба Арена”да спорт юнәлешендә эшләүче өстәмә белем бирү оешмаларында укучыларның спартакиадасы булды. Волейбол һәм өстәл теннисы төрләрендә көч сынашырга республиканың Әгерҗе, Арча, Балтач, Балык Бистәсе, Теләче, Тәтеш, Чистай районнарыннан, Яр Чаллыдан килгәннәр иде. Нигездә V-VIII сыйныф укучылары.
Ачылыш тантанасында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Марат Кәримов, Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү бүлеге әйдәп баручы белгече Лариса Габитова, мәгариф идарәсе начальнигы Илфат Шакиров катнашты. Районыбызның “Балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге” җыелма командалары спартакиадада уңышлы чыгыш ясадылар. Укытучы Илнар Гайнуллин җитәкчелегендәге теннисчылар Камил Вилданов, Илзирә Латыйпова (гимназия), Зилә Хәбибрахманова, Инсаф Гаптрахманов (одаренка) барлык көндәшләрен отып, беренче урынны алдылар. Шулай ук волейболчы кызлар, узган елда Лениногорскида ирешкән уңышларын кабатлап, чираттагы җиңүләрен яуладылар. Динияр Кәримов, Ислам Хәсәнов, Инсаф Әхмәдуллин, Реналь Нургалиев, Данияр Габделмәнов, Ранис Ибраһимов, Илзат һәм Илназ Биктимировлар (җитәкчеләре Альберт Биктимиров) составындагы яшүсмерләр командасы да җиңүгә омтылды. Шулай да бу юлы Балтач районы волейболчылары көчлерәк булып чыкты. Алар сабалыларны 2:0 исәбе белән җиңүгә ирештеләр. “Егетләребез бик шат. Әзерләнергә вакыт та җитеп бетмәгән иде. Шулай да уңыш безгә елмайды. Лениногорскида 2нче урында калган идек. Быел җиңүче булдык. Кызлар командасы да былтыргы 3нче урыннарын саклап калды”,– диде тренерлары Рәдис Сөләйманов. “Бу ярышлар мөмкин кадәр күбрәк балаларны балалар өстәмә белем алу шөгыленә тартуны күздә тота. Республикада физкультура юнәлешендәге өстәмә белем бирү белән генә шөгыльләнүче 8 оешма бар. Калган учреждениеләр комплекслы булып санала, ягъни аларында бииләр дә, җырлыйлар да, башка секцияләр эшли. Укучылар спартакаидага яхшы әзерләнгәннәр, моны ярышлар ачык күрсәтте. Барысы да Саба районындагы шартларны күрде һәм югары бәяләде”,–диде Лариса Габитова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев