Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Терлек азыгы әзерләү техникасын тикшерделәр

Район хуҗалыкларында алдагы кышлату чоры өчен терлек азыгы әзерләү эшендә катнашачак техника, сенаж траншеялары махсус комиссия тарафыннан тикшерелде.

 

Район хуҗалыкларында алдагы кышлату чоры өчен терлек азыгы әзерләү эшендә катнашачак техника, сенаж траншеялары махсус комиссия тарафыннан тикшерелде. Тикшерүдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инженер-техник тәмин итү бүлеге начальнигы Илнар Габбасов һәм терлекчелек тармагын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин,  игенчелек, терлекчелек, механикалаштыру   буенча   консультантлар Ринат Нигъмәтҗанов, Илшат Нурмиев, Эльмира Ибәтова, "Россельхозцентр" филиалы начальнигы Васил Кәбиров урыннардагы агрономнар, инженер-техник хезмәткәрләр катнашты. Техниканың әзерлеге 100 балл белән бәяләнде. Тикшерү “Юлбат”, “Игенче”, “Симет”,  “Курсабаш”, “Нырты”, “Мөхәммәтшин”, “Шытсу”, ”Әхмәтов” хуҗалыкларында  үткәрелде. Беренче  урын 96 балл җыйган “Игенче” хуҗалыгына бирелде. Икенче  урынны “Симет” (94 балл), 3нче  урынны “Курсабаш” (93 балл) җәмгыятьләре  алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев