Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Техник үсешләр иҗат сөюче балалардан башлана”

Сабада 10нчы тапкыр техник иҗат фестивале узды

Ел саен май азагында  районыбызның техника белән “җенләнгән”, хыялый һәм мавыгучан балалары Саба үзәгенә зур иҗат фестиваленә җыелалар.

 Быел да бәйрәм чарасы Балалар иҗат үзәге каршында заманча шөгыль түгәрәкләренә йөрүче укучыларның кул эш­лә­реннән әзерләнгән кызыклы күргәзмә белән башланып китте. Монда рәт-рәт булып те­зел­гән өстәлләрдә радио белән ида­рә итүче машиналар да, “хәр­би” техникага урнаштырылган снаряд-очкычлар, ко­рабльләр, ракеталар, фантастика дөньясыннан килгән нәни роботлар да урын алган иде. Балалар узып баручы­ларга кызып-кызып иҗат эш­ләре турында сөйлиләр, хәтта артык кызыксынучыларга де­таль­ләрен сүтеп, яңадан җыеп күрсәтүчеләр дә бар. Алар ти­рәсендә күбрәк малай-шалай кайнаша. Кызларны нәфис кул­ эшләре тегү-сәйлән, рә­сем төшерү, шкатулка кебек эшләнмәләр кызыксындыра. Олы­ Кибәче урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Ильяс­ Ризов тәкъдим иткән эш­ләнмәләр тирәсеннән дә кеше өзелми. Лазер белән махсус станокта кисеп ясалган агач шкатулкалар, бизәкле тартмалар, бик үзенчәлекле ясалган сыерчык оялары (берсенә хәтта “морҗа” да чыгарганнар) аеруча игътибарны җәлеп итте.

“Технология фәненнән укытучыбыз Илназ Хәбибрахманович җитәк­че­легендә иҗат итәбез бу эш­лән­мәләрне. Эшләү процессы ошый, ясыйсы әйберең син теләгәнчә -хыялдагыча килеп чыккач та күңелгә рәхәт була”-дип сөйли Ильяс.

Күргәзмәдә судомодельләштерү эшләнмәләре өчен махсус җыелма бассейн да көйләп куелган иде. Анда бала-чага мәш килде, көймәләр йөздерде, шунда үз куллары белән ясаган нәни катамараннарны да сынап карый алдылар. Саба гимназиясенең автомодельләштерү түгәрәгендә шөгыльләнүчеләр тәкъдим иткән күргәзмә өстәлен дә бу көнне иң текә ярыш машиналары бизәде.

“Бу түгәрәккә 15 укучы йөрибез, арабызда техника яратучы кызларыбыз да бар. Җитәкчебез Марат Гариф улы безне республикабызның төрле шә­һәр­ләренә ярышларга алып бара, инде күп тапкырлар призлы урыннар яулап кайттык. Техник түгәрәктә шөгыльләнү бик ошый, укуга да комачау итми”- ди түгәрәкнең иң актив әгъзасы Камил Фәйзетдинов.

Фотода Камил әнисе Ләйлә ханым белән.

   Күргәзмә белән район башлыгы Рәис Миңнеханов та танышты, кайбер эшләнмәләрне үзе дә кызыксынып сынап карады һәм иҗат эшләренә, түгәрәкләр эшчәнлегенә уңай бәясен бирде. Бәйрәмнең тантаналы өлешендә  Рәис Нургали улы районыбызда икенче ел рәттән узучы “Яшь мастер” (“BabySkills”) чемпионатының 5 һәм 4 төбәкара этапларында, шулай ук “Юниор Профи-2024” чемпионатында  һәм һөнәри осталык буенча “профессионаллар”  2024 елгы чемпионатының төбәк этабында җиңү яулаган укучыларны тәбрикләде. “Оста пешекче", “Башлангыч сыйныф укытучысы", “Чәчтараш сәнгате", “Ресторан сервисы" “Балалар бакчасы тәрбиячесе”, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы”, “Фермерчылык челтәре”, “Урманчылык эше”, “Кием һәм аксессуарлар дизайнеры”, “Столяр”, “Графика дизайны", “Программалаштыру”, ”Фермерчылык челтәре”, ”Урманчылык эше” компетенцияләрендә җиңү яулаган 100дән артык укучы район башлыгыннан Мактау грамоталары һәм акчалата бүләкләр кабул итеп алдылар. Шулай ук уку елы дәвамында техник иҗат юнәлешендә зур уңышларга ирешкән укучылар да тәбрикләнде.

“Белгәнебезчә, агымдагы ел республикабызда “Фәнни-технологик үсеш елы” дип игълан ителде. Үсеш, нәкъ менә шушы иҗат сөюче укучылардан башлана да инде, балаларны нинди һөнәргә өйрәтәбез, киләчәгебез шуңа бәйле булачак. Мондый чараларны оештыруда зур ярдәм күрсәтүче  хөкүмәтебезгә, балаларны һөнәргә өйрәткән остазларына, тәрбияләп үстергән әти-әниләренә зур рәхмәт. Һөнәрле булу- ул зур бәхет. Укучыларыбыз шулай кечкенәдән эшкә өйрәнеп, хезмәт сөеп, һөнәрле булып үссеннәр. Барысы да булдыралар, молодцы! -дип, балаларның күңелләрен үсендерде Рәис Нургали улы.

Түгәрәк җитәкчеләре – остазларны да­ мәйданга аерым чакырып тәбрикләделәр. Укучыларының хезмәт җимешләрен күреп иң  күп сөенүчеләр дә алар булгандыр, мөгаен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев