Авыл җирлекләрендә техник карау чарасы узачак көннәр билгеле булды
Райондагы дәүләт техник күзәтчелек органы эшчәнлегенең төп юнәлеше – трактор, үзйөрешле машиналар һәм аларга тагылма прицепларны куллану вакытында кешеләр сәламәтлегенә һәм милкенә зыян китермәвен контрольдә тоту.
Моның өчен әлеге төр техниканың төзек хәлдә булуы мөһим. Шунлыктан аларга елга бер мәртәбә мәҗбүри техник карау чарасы уздырыла. Ул РФ Хөкүмәте Карары (13.11.2013, №1013) белән расланган кагыйдәләрнең 5нче статьясы «б» пункты белән беркетелгән. Техник карау авыл жирлекләрендә югары органнар тарафыннан расланган график нигезендә түбәндә күрсәтелгән көннәрдә 06-17 сәгатьләрдә үткәреләчәк: Иске Икшермә, Арташ, Олы Кибәче – 14 май, Олы Шыңар, Югары Симет, Килдебәк, Юлбат, Түбән Шытсу – 16 май, Иштуган, Мишә – 19 май, Явлаштау, Шекше, Курсабаш, Эзмә – 20 май, Мичән, Тимершык, Сатыш – 21 май, Олы Нырты, Шәмәрдән –22 май. Урыннары – авылларда алдагы еллардагы кулланылган мәйданнар. Саба шәһәр жирлегендәге шәхси затларга бүлекнең кабул итү көннәрендә мөрәҗәгать итү сорала. Карау үткәрү урыннары – авылларда алдагы еллардагы кулланылган мәйданнар. Быел тикшерү вакыты шәхси затлар соравы буенча ике айга алгарак күчерелде.
Техниканың төзеклеге беренче чиратта аны эксплуатацияләүченең үзенә кирәк. Хәзерге вакытта шәхси куллардагы техниканың күпчелеге 15-20 ел һәм аннан да күбрәк еллар кулланышта. Шуны исәпкә алсаң, аларның бүгенге интенсив хәрәкәтендә төзеклек мәсьәләсе аеруча мөһим. Техниканың тормозы тотмый, руль идарәсе аксый икән, аны кулланмау хуҗасына да һәм тирә-юньдәгеләргә дә иминрәк булачак. Техник карауны үтү өчен шәхси затлар түбәндәге документларны әзерләп күрсәтергә тиеш: техника белән идарә итүченең моңа хокук биргән документы; теркәлү таныклыгы. Бу документлар булмаганда, шулай ук техниканың номер мәгълүматлары таныклыктагылар белән чагышмаганда, чара уздырылмый. Болардан тыш, медицина аптечкасы, һәлакәт вакытында куелырга тиешле ике билге, янгын сүндерү жайланмасы булу мәҗбүри. Тракторның алдында яки артында киң габаритлы техник агрегатлары тагылганда, аның түбәсенә сары төстәге ут җайланмасы (мигалка) кую кирәк. “КУН” җайланмасы куелган тракторларда, әлеге җайланманың терсәкләрендә «под стрелой не стоять» дигән, тагылма арбаларның ян бортларында «перевозка людей запрещена» язуының, тагылма арбада туктап төзәтү эшләре башкарганда, аның кузгалмавын тәэмин итүче башмакларның булуы мәҗбүри.
Болардан тыш, техниканы эксплуатацияләүче кешенең үз янында уткайтаргыч сызыклы киеме (жилеты) булырга тиеш. Югарыда күрсәтелгән шартлар үтәлсә, трактор һәм үзйөрешле башка машиналарга техник карау узганлыкка таныклык бирелә. Үтәлмәсә, акт төзелә һәм кабат узасы була. Таныклыксыз эксплуатацияләү рөхсәт ителми. Кагыйдә бозу очрагында административ хокук бозулар турындагы РФ Кодексының 9.3нчы статьясы нигезендә беркетмә төзелә. Хокук бозучы штрафка тартылырга яки 6 айга барлык төр техника белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин. Агымдагы елда техник карау уздыруга тарифлар үзгәрмәде.
Ильяс Ибраһимов,
дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең район бүлеге җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев