Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Әти-әниләр БДИ тапшырды

Без укыганда кайсы фәннән сынау биргәнне әти-әниләр белми дә кала иде.

. Хәзер исә гаиләләрдә БДИ дигән аерым яшәү рәвеше барлыкка килде. Россия күләмендә үткәрелгән акция көнендә Саба гимназиясендә дә балалары партасы артына, бөтен йоласын туры китереп, зурлар утырды. Биредә  11 әти-әни рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы бирде.  Акциянең максаты - аларның белемнәрен тикшерү түгел, ә имтихан барышын ата-аналарга үз җилкәләрендә татып карау мөмкинлеге тудыру иде. Әти-әниләр чын имтихан шартларына якынайтып,  “металлэзләгеч” аша уздылар. Һәр катнашучыга имтихан материаллары таратылып, бланкларны  тутыру буенча инструктаж үткәрелде. Биремнәр 11 сыйныф укучысы эшли торган форматта,  ләкин күләме белән аерыла. Әти-әниләр 27 урынына 8 биремгә генә җавап бирделәр.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X