Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Тикшерелмәгән орлык чәчкәннәр

Прокуратура хәбәр итә

   Район прокуратурасы кресть­ян-фермер хуҗалыклары (КФХ) башлыкларының һәм җире булган физик затларның орлык чәчкәндәге эшчәнлекләрен тикшерде. Ачыкланганча, алар тарафыннан барысы 4713,56 гектарда эш башкарылган. Әмма КФХлар һәм җир тоткан физик затлар, гамәлдәге закон таләпләрен үтәмичә,  тишелеш, сыйфат  күр­сәткечләре тикшерелүе фактын раслаучы до­кументлары булмаган бодай,  ар­па һәм вика-солы  катнашмасы орлыклары чәчкәннәр. Шул сәбәпле И.Шафыйков (Олы Кибәче авыл җирлеге), Д.Абдуллин (Иске Икшермә), И.Садыйков (Сатыш) крестьян-фермер хуҗалыклары баш­­лыкларына карата эш кузгатылды. Административ хокук  бозулар турындагы Россия Федерациясе  кодексының 10.12 статьясы нигезендә авыл хуҗалыгы үсемлекләре орлыкларын  җи­теш­терү,  әзерләү, эшкәртү, сату, ташу һәм алардан файдалану ка­гыйдәләрен бозучы гражданнарга – 300-500,  вазифаи затларга 500-1000  сум  күләмендә штраф  каралган. Алар белән әңгәмә дә үткәрелеп,  федераль закон таләпләре  аңлатылды. Әлеге юнәлештә эш дәвам итә.

Район прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев