Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

Миңгәр авылында яшәүче Асия Кашапованы 95 яшьлек олы юбилее белән котладылар

Юбилярны район башлыгы исеменнән Саба муниципаль районы Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Ирек Гарипов, Тимершык авыл җирлеге башлыгы Айдар Хаҗиев , “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Нияз Дәүләтшин тәбрикләде.

Кашапова Асия  Миннәхмәт  кызы —1931 елның 26 мартында Саба районы Миңгәр авылында гаиләдә 4 бала булып дөньяга  килә. 1937 елда Миңгәр башлангыч мәктәбенә укырга керә. Тимершык мәктәбенең җиде классын тәмамлый.

Асия апаның балачагы, үсмер вакытлары авыр сугыш елларына туры килә. Әтисе  сугышта хәбәрсез югала.  Асия апага сугыш чорында,  сугыштан соң да авыр хезмәтләрдә катнашырга туры килә. Урман кисү, вагон төяү, бу эшләр берсе дә Асия ападан читләтеп үтми. Гомер буе  максатчан, тырыш Асия апа  колхозда төрле эшләрдә эшләп лаеклы ялга чыга. Хөкүмәтебез дә аны олылый. Асия апага бирелгән күп санлы медальләр, рәхмәт хатлары шуны исбатлый.

1955 елда авылдашы Әнвәретдин белән  гаилә корып өч бала тәрбияләп үстерәләр. Иптәше Әнвәретдин 1995 елда вафат була.

Бүгенге көндә өч Асия Миннәхмәт кызы  Миңгәр авылында  биш оныгы, 12 оныкчыгына хәер-дога кылып кече кызы Фирдия тәрбиясендә яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев