Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тимершык авылында яшәүче Миннемөхәммәт Вафинны 90 яшьлек юбилеее белән котладылар

Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдинова, Тимершык авыл җирлеге, хуҗалык җитәкчелеге котлады.

          Вафин Миннемөхәммәт Миннехаҗи улы 1934 елның 3 июлендә Тимершык авылында колхозчы Миннехаҗи һәм Минҗихан гаиләсендә дөньяга аваз сала.  1941 елда Тимершык сигезьеллык мәктәбенә 1 нче сыйныфка укырга керә. 2 класс белем ала. Сугыш чорында көче җиткәнчә төрле эшләрдә катнаша. Әтисе сугышка китә һәм хәбәрсез югала. Алар әтисез 3 бала үсәләр. Кечкенә энесе дә вакытсыз вафат була.

        Сугыштан соң 1952-1954 елларда армия сафларында - Германиядә хезмәт итә. 1954 елда, солдаттан кайткач, Тимершык колхозында төрле эш башкара. 1959 елда авылдашы  Мансура Миннегали кызы белән ярәшеп, гаилә корып җибәрәләр. Хезмәт белән,  матур гына 36 ел гомер кичерәләр. 4 бала тәрбияләп үстерәләр. 1969 елдан башлап Миннемөхәммәт абый тимерчелек эшендә хезмәт итә һәм лаеклы ялга чыга.

        1995 елның 22 июнендә каты авырудан сон тормыш иптәше Мансура апа вафат була. Бүгенге көндә 10 оныгы, 13 оныкчыгы бар. Миннемөхәммәт абый балаларының, оныкларының ярдәмен тоеп авылда гомер кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев