Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Тимершык авылында яшәүче Хәниф Гариповны 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Юбилярны район башлыгы исеменнән Тимершык авыл җирлеге башлыгы Айдар Хаҗиев котлады.

 

      Гарипов Хәниф Гариф улы 1935 елның 1 мартында Тимершык авылында Хабибуллин Гариф һәм  Хабибуллина Фәхриҗамал гаиләсендә дөньяга килә.

     Хәниф абый сугыш елларында 9 яшеннән колхозда бозау көтүе көткән. Тимершык җидееллык мәктәпне тәмамлый һәм алга таба урта техник белем ала.1952 елдан колхозда эшли башлый. 1954 елда армия сафларына алына. Астрахан өлкәсендәге Капустин Яр полигонында алты ай укыталар. 1956 елның маенда Хәниф абыйны Байконурга военный частька күчерәләр. Ул монда космик корабльнең төп конструкторы, академик Сергей Павлович Королев кул астында хәрби хезмәтен үти. 1957 елның декабрь аенда Хәниф абый хезмәтен тәмамлап туган авылына кайта.  Колхозда тракторист булып эшли. 1960 елның  гыйнвар аенда Шыңар кызы Рәйсә белән тормыш корып җибәрәләр. 1966 нчы елда гаиләсе белән Ташкент шәһәренә китәләр. Анда Хәниф абый тәҗрибә-механик заводта слесарь булып эшләп лаеклы ялга чыга. Хезмәте  төрле хөкүмәт бүләкләре һәм медальләре белән бәяләнә.

      Рәйсә апа бик тырыш, уңган хуҗабикә була.  Хәниф абый белән Рәйсә апа бергәләп 4 кыз үстерәләр. 2005 елда  Гариповлар гаиләсе кабат туган якларга әйләнеп кайталар. Аларның 4 кызлары, 7 оныгы, 6 оныкчыгы бар.

   2025 елның 21 февраленда Хәниф абыйга Бөек Җиңунең 80 еллыгына юбилей медале тапшырылды.

   Хәниф абый белән Рәйсә апа бик тату, матур гаилә булып, иңне-иңгә куеп, парлап, бәхетле  гомер итәләр. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев