Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Тимершыкның «Мизгел» үзешчән татар фольклор коллективы 10 еллыгын билгеләп үтте

Истәлекле вакыйга бик күп кунакларны, катнашучыларны, тамашачыларны юбилей кичәсенә җыйды.

  Иҗат коллективы  бәйрәм кунакларын җырлар, биюләр, бүләкләр белән каршы алды. Шекше мәдәният йортының "Зиләйлүк", Шыңар мәдәният йортының "Мирас", Сабай авыл клубының "Гәрәбә", Явлаштау мәдәният йортының "Канәфер" фольклор коллективларының сәхнәдә чыгыш ясавы кичне чын халык мәдәнияте фестиваленә әйләндерде. «Мизгел» иҗат коллективы бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары: Тимершык авыл җирлеге башлыгы Айдар Хаҗиев, Тимершык урта мәктәбе директоры Айдар Карамовтан котлаулар, дипломнар һәм бүләкләр кабул итте. Саба районы мәдәният йорты хезмәткәрләре Хәниф һәм Зөлфия Тимербаевлар коллективка Саба муниципаль районы башлыгы исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев