Тимершыкның «Шатлык» мәктәпяны лагерена йөрүче балалар Арчага сәяхәт кылды
Мәктәп каршында оешкан җәйге лагерьда 43 бала ял итә
Биредә балаларның һәр көне файдалы шөгыль белән үтә. Шушы көннәрдә Арча районының Кырлай авылына сәяхәт кылдылар. Укучылар Кырлайдагы Габдулла Тукай исемендәге әдәби-музей комплексында даһи шагыйребезнең тормыш юлы белән таныштылар. Экскурсия барышында кызыксынган сорауларын бирделәр, үзләре өчен яңа мәгълүмат тупладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев