Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Тюрагай» удмурт ансамбле җитәкчесе Светлана Ива­­нова: «Ансамбльдәге кызлар барысы да Иштуган ки­лен­нәре»

Иштуган мәдәният йортында «Тюрагай» удмурт фольклор ансамбле оешуга 25 ел тулуга багышланган күркәм чара узды.

Бәйрәм урамнан ук башланып, тюрагайлылар  килгән һәр коллективны җыр-биюләр белән каршы алдылар, милли ризыклар белән сыйладылар.

«Тюрагай» – удмуртча тургай, ягъни язның беренче сайрар кошы  дигәнне аңлата.  «Тюрагай» ансамбле Татарстанда иң беренчеләрдән булып оешып, районыбызда гына түгел,  республика буенча   иң озын сәнгать юлы үткән   коллективлардан  са­нала.

1997 елда үзләренең милли йолаларын саклап калу  ниятеннән  Давыдова Елизавета тарафыннан оештырылып, бү­генге көнгә  кадәр күп милләтле Та­тарстан республикасының зур сәхнәләрен яулап, мәдәниятта үз йөзен булдырган ансамбль ул.  Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында узган бәйрәм чарасы юкка гына «Дус яшибез татар илендә» дип аталмаган, чөнки тюрагайлыларны котларга республиканың төрле төбәкләреннән 10 фольклор кол­­лектив һәм аерым башкаручылар килде, әлеге чара дуслык  бәйрәменә әверелде.

«Бәй­­рәмнең төп асылы – халыкка матур чара  – «Тюрагай» ансамблен яңадан бер кат күрсәтү булса, икенчедән, Республика рәисе тарафыннан кабул ителгән быелгы елның районыбызда гамәлгә куелышын раслау, милләтара дус­­лыкны, төрле милләтләрнең мәдәниятен күрсәтү», – ди чараны оештыручы Хәниф Тимербаев. 

«Тюрагай» ансамблен 25 еллык сәхнә эшчәнлеге белән район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин котлап, матур эш алып баруларын бәяләп үтте.

«Коллектив өчен 25 ел бик күп. Аны булдыру гына түгел, ансамбльдәгеләрне көндәлек эшләтергә дә кирәк. Бу – коллективның җитәкчесенә йөкләнелгән хезмәт. Төрле чараларда актив катнашалар. Гел шулай янып, уйнап-көлеп яшәргә язсын», – диде Рөстәм Фидәил улы һәм ансамбль җитәкчесе Светлана Ивановага ТР мәдәният министрлыгы каршында эшләүче  Татар  ресурс үзәге җитәкчесенең Рәхмәт хатын тапшырды.

Шулай ук Иштуган авыл җирлеге башлыгы Дамир Гайнетдинов та  удмурт халкы мәдәниятен саклау һәм үстерүдә куйган өлешләре өчен тюрагайлыларга зур рәхмәт сүзләре җиткерде. Татарстан уд­муртларының милли-мәдәни ав­тономиясе җитәкчесе урынбаса­ры Ольга Чайникова һәм җирле бү­лекчәне җитәкләүче  Анатолий Ма­каров тәбрикләде. Анатолий Вла­димирович тамашачыларны­ өч телдә сәламләп, мәктәптә дә уку­чыларның «Шундыос» дип атал­­ган  удмурт ансамбле оешуын, алга таба алар да үзләрен зур сәхнәләрдә күрсәтерләр дигән ышаныч белдерде.

Коллектив­ны Казан шәһәренең халыклар дус­­лыгы йортыннан «Салам» (чу­аш), «Сыңрау торна» (башкорт)», «Сак­тон» (удмурт), районыбызның «Зи­ләйлүк» (татар) һәм «Сударушки» (рус),  Питрәчтән «Асыл тәңкә» (керәшен), Балтачтан килгән «Вуюись» (удмурт),  Иштуганның «Умырзая»  ансамбльләре һәм башка күп коллективлар ялкынлы чыгышлары белән сөендерделәр.

«Мин ансамбль оешканда үзем дә  катнашучы гына идем. Уйнап кына, кызыксынып башланган адым иде ул. 1999 елда Алабуга агарту училищесын тәмамлап кайтып,  2000 елдан җитәкче булып эшли башладым. Коллективыбыз 8-10 кешене берләштерә. Ансамбльдәге кызлар барысы да Иштуган ки­лен­нәре. Бөтенебез Кукмара райо­ны Балды Кня авылыннан, бер­се генә Балтач районыннан. Иң яшебезгә – 47, иң өлкәнебезгә 65 яшь. 25 ел дәверендә күп сәхнәләрдә чыгышлар ясарга, бәйге-конкурсларда катнашырга туры килде. Казан шәһәрендә Республика көне, төрле милли бәйрәмнәрдә катнаштык. Кәрим Тинчурин театры сәхнәсендә  чыгыш ясадык. Быел «Древо  жизни» һәм фин-угор фестивалендә лауреат булдык», – дип сөйли ансамбль белән 13 ел җитәкчелек итүче, Иштуган мәдәният йортының сән­­­гать җитәкчесе Светлана Ива­­нова.

Бәйрәм чарасы тю­ра­гайлылар­ның кичке уенга чыгу һәм җырлы-биюле күңелле кү­ре­неше белән башланып китеп, бер чыгышны икенчесе алыштырып кына торды. Зал һәр чыгышны көчле алкышларга күмде.

«Мондый чакыруларны, күңелле очрашуларны бик яратып кабул итәбез. Бүген «Тюрагай» ансамблен котларга зур күңел күтәренкелеге белән килдек. Әлеге чаралар безне тагын да якынайта, милләтара багланышларны күрсәтә», – ди Ка­­­занда яшәүче башкортларның «Башкорт йорты» җәмгыяте рәисе Фирдәвес Бәширова.

Соңыннан сәхнәдәге бәйрәм рухы  фойега кү­чеп,  тамашачылар һәм артистлар бер­гәләшеп җырлы-биюле тамашаны дәвам иттеләр.

«Иштуган мәдәният йортында булган чараларга еш йөрим.  Бик матур кичәләр үткәрәләр. Үзем дә мәдәният-сәнгатьне бик яра­там, гармунда уйнап лауреат бул­ганым да бар. Тюрагайлылар  ан­самбльгә бик матур исем тапканнар,  үзләре дә тургай моңы  кебек  матур җырлыйлар. Чыгышлар бер­сеннән-берсе матур, йөрәккә ятышлы. Ял итеп, сокланып утырдым», – дип тәэсирләре белән уртаклашты даими хәбәрчебез Хәлил Мортазин.

 

ЧАРАДАН ФОТОРЕПОРТАЖ МОНДА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев