Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Төбәктә яшәүче Хәлимә апа Шакирова 95нче язын каршылый

Бүген Төбәк авылында гомер кичерүче Хәлимә Хәйретдин кызы Шакирова 95 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алды. Юбилярны социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова һәм җирлек башлыгы Айрат Сафин тәбрикләде.

 Хәлимә апа 1928 елның 15 мартында Саба районы Төбәк авылында дөньяга килә. Биш балалы гаиләдә иң олы бала булганга кечкенә эне-сеңелләрен карап тәрбияләү аның җилкәсенә төшә. Әтиләре Бөек Ватан сугышына китә һәм 1943 елда хәбәрсез югалды дигән хәбәре килә. 1946 елда Хәлимә апаның әнисенең күзләре сукырая һәм тормыш яшь кенә Хәлимә җилкәсенә кала.

    1954 елның 25 июнендә Хәлимә апа Төбәк авылы егете Шәяхмәт белән гаилә кора һәм алар 48 ел тату гомер кичерәләр. 7 балага гомер бирәләр, бүгенге көндә 4 балалары исән-сау.

     Хәлимә апа туган төбәгендә тыл хезмәтчәне булып хезмәт юлын башлап җибәрә, аннан соң сарык фермасында эшли, сыер савучы да була. Терлекчелек өлкәсендә 33 ел хезмәт куя.

     Бүгенге көндә Хәлимә апа кадерле әни, әби, дәү әни булып килене Гөлсинә тәрбиясендә яши. Аның 13 оныгы һәм 19 оныкчыгы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X