Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

“Төнге узышларны көтеп алабыз”

Узган ялларда “Ямьле Саба” яр буенда “Саба чаңгы – 25” төнге ярышлары узды

Быелгы кыш бик көттереп кенә килеп, салкыннарга  тансыклатса да,   Сабада  чаңгы ярышы узасы көн  һава температурасының түбән булуы белән аерылып торды. Әмма чаңгы спортын яратучыларга суык һич комачаулык итмәде. Киресенчә, “Саба чаңгы –25” төнге ярышларының   географиясе  елдан-ел киңәеп, Татарстанның төрле районнары белән беррәттән,  Марий-Эл, Киров өлкәләреннән дә спортчылар бар иде.

Ярышларны ачу тантанасында  башкарма комитет  җитәкчесе Марат Ишниязов, якташыбыз – биатлон буенча Татарстан җы­елма командасының  тренеры, Россиянең атказанган спорт остасы  Радик Миннегулов катнашып, ярышларның исән-имин, уңышлы узуын теләделәр.

“Иң мөһиме, тиешле дистанцияне уза алып,  финиш сызыгына исән-имин   килеп җитү.  Бу үзе зур җиңү”, – диде  Радик Хәмит улы. 

Елдагыча, иң беренчеләрдән булып старт сызыгына мәктәпкәчә яшьтәге 76 бала басты.  Аннары  5 һәм 2 километр дистанциядә мәктәп укучылары ярышты. “Олимп” спорт мәктәбеннән  Таһир Шә­фигуллин 2 километрда  1урынны  яулады.  Шулай ук “Олимп” спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Лиана Хәбирова 5 километрлы дистанцияне 18.02 минутта үтеп,  2008-2009 елгы  кызлар арасында  икенче урынны алды.

“Чаңгыда 1 сыйныфтан бирле шуам. Руслан Миннегулов тренерлыгында  җәй буе да әзерлекне туктатмыйбыз, сборларга йөрим.  Мин беренче урын дип өметләнгән идем. Тик Балтачтан Камилә Мифтахетдинова  өлгеррәк булып чыкты. 2022 елда Республикада призлы урыннар яулаганым бар”, – ди  Саба гимназиясенең  IX сыйныф укучысы Лиана Хәбирова.  

Башка еллардан аермалы буларак,  быел хатын-кызлар өчен дистанция 5 километрга кыскартылып, гүзәл затлар 10 километрда узыштылар.  Ир-егетләр 15 километрда көч сынашты.  Иң күп спортчылар, әлбәттә, әлеге дистанциягә туры килеп, барлыгы  122 спортчы стартка басты.  Алар арасында быел да “Татарстан-Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясенең генераль директоры урынбасары Данил Гыйниятов та бар иде. 

“Сабадагы чаңгы ярышын көтеп алабыз.  Чөнки республика буенча  төнге узышлар бары биредә генә уза. Ул яктан да кызыклы, бик җылы каршы алалар,  оештыру яхшы, трасса әйбәт. Бу спорт бәйрәме уздырыла башлаган елдан бирле киләм. Шәһәрдә дә  чаңгыда йөрүне ташламыйбыз,  анда ташласак, монда килеп булмый.  Исән-сау финишка килеп җитү-безнең өчен зур җиңү”, – ди Данил  Шамил улы.

15 километрлы дистанциянең абсолют җиңүчеләре булып  үзебезнең Саба егетләре  Нияз һәм Алмаз  Таиповлар танылды.  Алар финиш сызыгына  икесе бергә  үк килеп керсәләр дә, Ниязның  күрсәткече аны 1 урынга чыгарды.  Хатын-кызлар арасында беренчелекне  Чаллыдан Рәмилә Вәлиева  яулады.  Спортчылар арасында  яшь категорияләре буенча да иң алдынгылар бәяләнде. Әлеге бәйгедә өч ел рәттән беренчелекне Нияз Таипов яулый.

“Көн салкынча бул­са да, чаңгычылар өчен иң яхшы һава торышы бу. Чын кышны күрдек. Беренче урынга хыялланган идем, өметләр акланды. Икенче атнада Казанда  зур ярыш узачак, бу шуңа тренировка да булды. Саба егетләре булгач, үзебезнең трассада чабу күңелгә рәхәт. Бездәге  кебек чаңгы юлы Татарстанда башка юк”, – ди чаңгы һәм биатлон буенча спорт мастеры Нияз Таипов. 

Ярышларның баш хөкемдары  Рифат Хисамов “Саба чаңгы –25” узышы белән алда булачак чаңгы ярышларына старт бирелүен,  8 февральдә  “Россия чаңгы юллары–25” булачагын  хәбәр итеп, һәркемне әлеге чараларда катнашырга чакырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев