“Тоннель” операциясе була
Киләсе атнада ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторлары, полиция хезмәткәрләре белән берлектә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүчеләрне, исерек йөртүчеләрне ачыклау максатында, районда чираттагы “Тоннель” операциясе үткәрә.
Аек булмаган хәлдә руль артына утыручыларга 1 гыйнвардан 35 мең урынына 45 мең сум түләргә туры киләчәк. Шулай ук штрафларның ташлама күләме дә кими. Хәзер машина йөртүче, әгәр штрафны 20 көн эчендә ябарга өлгергән очракта да, сумманың яртысын гына түгел, ким дигәндә 75 процентын түләргә тиеш була. 2024 елда районда штрафларын вакытында түләмәгән өчен 165 йөртүче (2023 елда 244) җаваплылыкка тартылды.
2024 елда барлыгы 12 “Тоннель” оператив-профилактика чарасы үткәрелеп, тоташ тикшерүләр барышында спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утырган, иминлек каешларын эләктермәгән, балаларны махсус утыргычта йөртмәгән, дәүләт номер билгеләре пычрак булган 103 автомобиль йөртүчегә административ беркетмә төзелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев