“ТОННЕЛЬ”ДӘ ТОТАШ ТИКШЕРӘЛӘР
Узган атнада Сабаның Мәктәп урамында үткәрелгән “Тоннель” операциясе кысаларында, ЮХИДИ хезмәткәрләре 90га якын машинаны тоташ тикшереп, юлда йөрү кагыйдәләрен үтәмәгән 15 йөртүчене ачыкладылар.
Аларның 8е укылмаслык дәрәҗәдә пычранган дәүләт номер билгеләре белән йөргән. Иминлек каешын такмаган өчен ике йөртүчегә беркетмә төзелде. Моннан тыш ОСАГО полисын һәм транспорт белән идарә итү хокукы биргән таныклыгын өйдә калдырган 4 йөртүче җаваплылыкка тартылды. Шулай ук тиешсез урыннан юл аша чыгып барган җәяүлегә дә кызарырга туры килде. Автоинспекторлар аеруча юлда йөрү кагыйдәләрен тупас бозуларга, исерек хәлдә транспорт белән идарә итүчеләргә игътибар биргәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев