Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Торак сертификатлары алуда Казаннардан калышмыйбыз

Бүген Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закиржанов 8 яшь гаиләгә торак сертификатлары тапшырды.

 

Бүген Саба  муниципаль районы башлыгы урынбасары  Расих Закиржанов 8 яшь гаиләгә торак сертификатлары тапшырды. Башкарма  комитет бинасының  кече  залында  үткән тантанага “Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасында катнашучылар 4 айлык, хәтта 3  яшьлек сабый балалары белән   килгәннәр  иде. Быелгы дәүләт  булышлыгы  аеруча күп гаиләне  колачлавы белән  игътибарга  лаеклы. Ягъни сабалылар зур шәһәр – казанлыларга бирелгән кадәр санда  сертификат алганнар.  “Бездә 9  яшь гаилэ учетта тора   иде. Сигезе шушы программага  кереп,  торак  шартларын    яхшыртырга  мөмкинлек  алды. Программага төрлегез-төрле субсидия белән  керде. Субсидия гаиләдәге  кеше  санына  карап, һәрберсенә  бүленеп  бирелә. Субсидия  күләме күпмедер артты, Россия  хөкүмәте дә үз  өлешен  кертте.   Акча йә фатир  яки  төзелешкә  бирелә, ләкин төзү быел тәмамланырга  тиеш. Без үзебездән торганын  эшләдек. Хәзер сертификатларны таратабыз. Банкта счетлар  ачып, эшне  дәвам итү  сезнең карамакта”,– дип  аңлатты Расих Закирҗанов.  Субсидия суммалары 3 кешелек гаиләгә 1,515 миллион, 4 кеше булса –2, 102 миллион, 5 кешелек гаиләгә 2,627 миллион сум  тәшкил итә.

Кешедән йорт сатып  алганда, җир  яшь гаиләнең үз хисабына рәсмиләштерелә.

Олы Арташ авылында яшәүче, өч бала үстерүче Гөлгенә һәм Раил Сафиуллиннар субсидияне нәкъ шушы  максатка тотарга планлаштыралар. “Зур  ярдәм безнең  өчен  субсидия  алу. Авылда  яшәп  калырга  булдык. Хәзергә иремнең әти-әнисе белән  яшибез. Йортны да Олы Арташта  салырга  уйлыйбыз. Балаларыбызны  бакчага  биреп,  авыл мәктәбендә татарча укытып  үстерәсе  иде”,–ди  Гөлгенә.

Субсидия Саба гимназиясе  укытучылары, кыз белән  ул үстерүче  Энҗе һәм  Алмаз Әхтәмовлар өчен дә күктән төшкән  бәхет  булачак. Алар инде яшиячәк  йортларын түбә астына  керткән булганнар. Хәзер эшләп бетерергә кала. “Республика һәм район  җитәкчеләренә зур  рәхмәт. Балаларыбызны тигезлектә үстереп, яңа йортта куанып яшәргә язсын”,– диләр  алар.

Сертификатка ия булучылар арасында төрле  тармак хезмәткәрләре бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев