Тормышны ярату – үзе батырлык…
Язмыш җилләре ничек кенә исми, ничек кенә сынамый адәм баласын...
Фирая апаның да үз тормышындагы һәр мизгелне түкми-чәчми кемгәдер җиткерәсе килде. Күңел кыллары әле бер якка, әле икенче якка талпынды, очларына чыга алмаслык хатирәләргә кереп чумды. Хисләренә бирелеп күпме утырыр иде әле, ишектәге кыңгырау тавышы уйларыннан бүлде. Мәдинә икән. Фирая аңа бик моңсу күренде. Мәдинә ананың күңелен бушатырга теләп: “Фирая апа, сөйлә әле үзеңнең тормыш юлыңны?” – диде. “Балам, үземнең дә балачагыма кайтып, яшьлегемне урап, бер әйләнеп кайтасым килгән иде. Тыңласаң, сөйләрмен алайса, – диде Фирая Ибраһимова. – Гаиләдә без җиде бала үстек. Иң олысы мин. Кыз бала булсам да, кечкенәдән беләгемдә көч ташып торды, әти белән кара-каршы эшләп үстем. Бергә урман кисәргә йөрдек. Әти шунда эшләгәнгә беренче тапкыр 30 сумга пәлтә алып биргән иде. Нык авыртканга, күзе күрмәгәнгә әти хастаханәдә ятып даими дәваланып торды. Әни күбрәк өйдә: кечкенә энем, сеңелләр белән. Аның янына тагын акылына зәгыйфьлек килгән әбием дә безнең белән тора иде. Хәзер әниемә ничек авыр булганын уйласам, бөтен җиремә каз тәне чыга. Җиде баланы аякка бастыру, әтинең авыруы, әбине карау уен эш түгел бит. Тормышның бик авыр вакытлары. Өскә кияргә кием юк, ашау-эчү җеп белән үлчәп бирелә, гаилә ишле. Ундүрт яшемдә әнинең апасы Оркыя апа үзләренә Мәшләккә тимер юлда эшләргә алып китте. Әзме-күпме акча туплап, үземнең өс-башымны карау иде исәбем. Яшем тулмау сәбәпле сезонлы хезмәткә генә алдылар. Эш бик авыр иде. Без төзегән шул юллардан паровозлар, тепловозлар эшкә кеше алып килә, төзү эшләренә агачлар ташый. Ул вакытта авыр хезмәт куркытмады, ә менә сагынуның ачы хисләре йөрәкне телем-телем телә иде. Тепловоз кычкыртып киткән озын-озын сигналлар, нәкь тә менә туган якка чакыралар кебек иде. Әти-әни назы, туган нигезең бервакытта да онытылмый инде ул...
Әтинең сыздырып гармун уйнаганы, безнең кушылып җырлап утырган вакытларыбыз искә төшә.
Без гаиләдә 3 кыз, 4 ул барыбыз да үзебез гармун уйнап җырларга өйрәндек. Гармун бер генә булса да, чираттан уйный, бергәләп җырлый идек. Авырлыгы белән, шатлыклы көннәре дә бик күп булды. Уналты яшем тулгач, мин дә паспорт алып, хезмәт юлымны Кама леспромхозы Дуслык бистәсендә агач эшкәртү бүлегендә дәвам иттем. Монда без агачларны төрле сортларга аерып тора идек. Ике ел эшләгәч, авылга кайту хисе белән яна башладым. Сагыну, юксыну барысыннан да көчлерәк булды... авылга кайтып киттем.
Туган авылымның җилләре назлы, йомшак иде... Ике басу Арташ мине шулай иркәләп каршы алды. Мин колхозга сыер савучы булып эшкә кердем. Бер төркемдә 20-25 шәр сыер. Кул белән савыла. Бар теләгем әти-әниемә булышу, аларның тормышына әз генә булса җиңеллек өстәү иде. Шушы уй-фикерләр миңа эшемдә көч бирде. Әти-әни, туганнарым янында булу үзе зур бәхет иде.
Колхозда сыер савучы булып эшләгәндә, кичке мәктәпкә йөреп, урта белем алдым. Хезмәтемне яратып, җиренә җиткереп башкардым. Олы яшьтәге апайлар да миңа, Миңлебанатның кызы бигрәк уңган, бәхете булсын, дияләр иде...
Авылда сыер савучы булып эшләгәндә, Татар Икшермәсендә Мансур исемле егет белән гаилә кордык. Ирем тракторда, мин сыер савуны дәвам иттем. Үзебез дә 5 бала тәрбияләп үстердек. Дүрт кыз, бер малайга дөрес тәрбия һәм белем бирдек. Тормыш сикәлтәле юллар аша, әле уңга, әле сулга борылып дәвам итә торды. Егерме ел бергә гомер иткәннән соң, бер як канатым сынды, терәк булып яшәүче тормыш иптәшем белән юллар аерылды. Биш баламны ияртеп, башка авылда яңадан тормыш башлау бер дә җиңел булмады. 1969 елдан башлап терлекчелектәге хезмәтемне күрделәр, дөрес бәяләделәр, мактау кәгазьләре, грамоталар, кыйммәтле бүләкләр бирделәр. 1992 елда җәмәгать терлекчелегендәге казанышларым өчен “Татарстанның атказанган терлекчесе” исеме бирделәр, “Восход” мотоциклы белән бүләкләделәр. Хезмәтем дәверендә 3 суыткычка, телевизор, мотоцикл, тузан суырткыч һәм башка истәлекле бүләкләргә ия булдым.
Тормыш үзе көчле, тырышкан кешегә барысын да бирә икән ул. Яңа абзар-кура, мунча, йорт салып чыктык. Дүрт кыз арасында үскән улыма да кечкенәдән ирләр хезмәтен эшләү җиңелләрдән булмады. Алары да онытылыр иде, башка кеше балалары кебек вакытында ял итеп кенә яшәр иде, юк шул, кыска гомерле булып чыкты балам. Ямьле язгы көннәрдә, бар җиһан яшәрә башлагач, мәңгелеккә арабыздан китеп барды. Гомер юлында үткән авыр хезмәт юллары онытыла, йөрәктән өзелеп төшкән бала хәсрәте беркайчан да онытылмый икән...
–Фирая апа гомер агышында күпме авырлык, күпме ачы сагыш, ялгызлык... Ничек сабыр, түзем була алдыгыз сез?
– Кайгыларга түзә белү – үзе бер батырлык. Моңа үз тырышлыгым аша ирештем. Ялгыз мин дип туры юлдан читкә тайпылмадым. Балаларым тормышта үз урыннарын таптылар, матур гаиләләр булып яшиләр, хөкүмәтебез пенсияне биреп тора. Аллаһга шөкер итеп яшисе генә кала. Олыгайган көннәремдә җырлап, моңланып узам гомер сукмагын. Әни диеп, тәмле күчтәнәчләрен алып, балаларым гел яныма килеп торалар. Төп нигеземдә балкып янган ут, күңелемә тынычлык бирә. Балаларыма тәүфыйк теләп, алар өчен сөенеп яшәргә дә яшәргә әле.
–Фирая апа, күз тимәсен, синең сүзләрең җанга дәва булырлык. Бүтән кайгы-хәсрәтләр күрмичә яшәргә язсын сиңа. Сине тыңлагач, минем дә балаларыма әйтер сүзләрем бар, шалтыратыйм әле вакытында. Авыртма, Фирая апа. Сау бул.
–Хуш, Мәдинә балам, хуш. Әйе, тормышта эшләгән эшләреңә вакытында нәтиҗә ясарга, өлгерергә кирәк һәммәсенә!!!
Без әнине бик тә яратабыз. Аннан үрнәк алып яшибез. Авырлыкларга бирешмичә бары тик алга атларга! Һәрвакыт сабыр һәм көчле булырга кирәк! Бу әниемнең безгә әйтә торган тормыш девизыннан алынган сүзләр.
Диләрә Исламова.
Лесной бистәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев