Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тотрыклы үсеш юлында

Сәхифәбез җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятенә багышлана

Агачны – яфрак, кешене хезмәт бизи

АЛМАЗ ЗАРИПОВ, хуҗалык җитәкчесе:

Җаваплылыгы  чикләнгән “Игенче” җәмгыяте үзенең  эшчәнлеген 2016  елның 1  апреленнән башлаган  иде. Билгеле булганча, 1930 ел башында Эзмә авылында төзелгән колхоз “Игенче” исемен  йөрткән.  1950нче елларда Пүкәл белән Олыяз берләшкәннән  соң, Киров исемендәге колхоз дип аталган.  Шулай  итеп, хуҗалык 65 елдан  соң кабат үзенең тарихи исеменә кире  кайтты.

   Хәзер “Игенче”дә 177 кеше эшли. Сөрү җирләребез  5710 гектар тәшкил итә, шуның 2132 гектары  – бөртекле  культуралар.  2022 ел уңышы өчен   шул  мәйданнарда язгы,  көзге бодай һәм арыш, арпа, солы,  борчак  үстереп, 78035 центнер   ашлык җыйнап  алдык. Бу – 2021 ел  күрсәткеченнән 2,8 тапкыр күбрәк. Бер гектарга исәпләгәндә 36,6 центнер туры килә. Иң күп уңышны көзге  арыш бирде.  Бер центнер  ашлыкның бәясе 718  сумга төште. Җитештерү  чыгымнары 2,5 тапкыр кимеде.

   Барлык  сөрү җирләренең 3157 гектарын азык  культуралары  алып тора. Алардан 28132 тонна сенаж һәм 17754 тонна  силос  әзерләнде. Печәнне дә  исәпкә  алганда, бер  баш шартлы терлеккә 54 центнер  азык берәмлеге чыкты. Елны игенчелектә 18,8 процент рентабельлелек белән тәмамладык. Гомумән, 2022 ел  игенчеләрне уңай һава шартлары белән   куандырды. Терлекләргә ике елга җитәрлек  азык  әзерләнде, пай җирләренең һәр гектарына 800  сум исәбеннән  ашлык  бирелде яки акчалата  түләнде. 

Терлекчелек тармагы  күрсәткечләренә килгәндә, 2023 елның 1 гыйнварына 3354 баш малыбыз бар  иде. Мөгезле терлекләрнең баш саны тотрыклы арта бара. Алар җитәрлек күләмдә сыйфатлы терлек азыгы белән тәэмин ителгән. Былтыр 6210 центнер, ягъни 2021 елдагыга караганда 14 процентка күбрәк ит җитештерүгә ирештек. Динамикага күз  салсак, 5 ел элек бу   күрсәткеч нибары 3596  центнер  гына  иде. Хисап  чорында ит  сатудан  кергән акча 25 процентка  артты. Әлбәттә, терлекчелектә төп керем  чыганагы – сөтчелек тармагы. Шуңа да хуҗалыкта  сыерларның баш санын мул продукцияле токым исәбенә  арттыру  бурычы  куелды. Әгәр бозау юк икән, сөте дә юк, икътисад турында да сөйләп булмый. 2017 елда  ферма буенча 1287 бозау  алынса, былтыр 1493кә җитте.  Үсеш нигездә таналарны бозаулату хисабына бара.  Савымдагы  сыерлардан 2022 елда барлыгы 122062 центнер продукция  җитештерелеп, үсеш 106 процент тәшкил итте. (Динамиканы таблицадан  карый  аласыз). Моңа терлек  азыгын 2021  елгы  корылыкта 275 километрдан ташып  ашату шартларында ирешелде. Кабул итү пунктларына сөт  тапшыру хуҗалык  счетына 390,4 миллион  сум акча булып кайтты. Хуҗалык буенча  барлык  акча  кереме 487 миллион 923  мең  сум булды. Әлеге күрсәткечләрнең нигезендә белгечләрнең  оештыру сәләте, хезмәт кешеләренең тырышлыгы ята. Финанс мөмкинлегебез булгач, хезмәткә  түләүне дә  арттыра, төзү-монтаж  эшләре башкара, машина трактор паркын да тулыландыра  алдык. Барысы 52428  мең  сумлык (лизинг  суммасын да  кертеп) яңа техника һәм  җиһазлар сатып алынды. Өтернәстә орлык  саклау  склады,  450 башка исәпләнгән  сыерлар торагы, ике  сенаж траншеясе, авыл  хуҗалыгы  машиналары узеллары саклау  бинасы, Түбән  Утарда  сарыклар  торагы  төзелде, автоүлчәү, ашлык саклау амбары реконструкцияләнде, юллар  салынды һәм төзекләндерелде. Әлеге максатларга 87,2 миллион сумнан артык акча тотылды. Күрсәткечләргә кыска гына күзәтү ясаганда саналып киткән чаралар 2023 елда  җитештерүчәнлекне тагын  да  арттыру  өчен алшарт булып тора. Техника паркын яңартуны дәвам  итү, яңа төзелешләргә нигез салу буенча  агымдагы  елга  да планнарыбыз бар. Барысын да  үз  көчебезгә таянып  хәл итәбез,  читтән  кемдер эшләп биргәнне  көтмибез. Мәкальдәгечә, хезмәте барның   хөрмәте бар. Авыл хуҗалыгы тармагында  күпьеллык  нәтиҗәле  эш   күрсәткәннәре өчен былтыр эретеп  ябыштыручы  Илдар  Хөсәенов, механизатор Марсель Нәибуллин район башлыгының Рәхмәт хаты,  экскаваторчы Васил Сибгатуллин, токарь Разих Зәйниев,  “КамАЗ”  машинасын  йөртүче Мөнир Сафиуллин,  баш агроном  Нияз Галиев, икътисадчы  Марат Фатыйхов район  Советының  Мактау грамоталарын лаек булдылар.   Ә 2022 ел  йомгаклары буенча  хисап  җыелышында 178 кешене сәхнәгә чакырып,  акчалата бүләкләр тапшырылды. Алда безне  бердәм хезмәттә яуланасы  яңа  үрләр  көтә.

 

 

Арчалар да үз итте

Гөлшат  Әгъзәмова (фотода уңнан икенче) инде  ел  ярым Өтернәс  фермасына  Арча районыннан килеп сыерлар сава.

“Үзебездә авыру  чыгып,маллар  бетте дә, эштән бәхетебезне Саба якларында сынап карарга  булдык. Ташкич,  Мөрәле, Сеҗе  авылларыннан 9 хатын-кызны вахта машинасы килеп  ала, кайтарып  куя. Бер дә үкенмибез, мондагы  хезмәт шартларыннан барыбыз да  канәгать. Эш хакларыбыз әйбәт, вакытында  түлиләр”, – ди Гөлшат ханым. 

Ул 2022 елда 295 көн эштә катнашып, “Делаваль” саву  залында  5204,38 центнер сөт  савып  алуга  ирешкән.  Гүзәл Каюмова белән Нурсанә Сәгыйтовадан  гына  калышып, 3нче  урынны   алган.

 

Спортчы гаилә

Хисап җыелышында  ирле-хатынлы  Рузия һәм Илнар Хөсәеновларны (фотода) спорт  ярышларында катнашу­чылар  буларак та сәхнәгә чакырдылар. Икесе дә терлекчелектә эшлиләр.

Илнар комплекста төнге  мал  караучы, Рузия Шекше  фермасында бозаулар тәрбияли. Икесе дә  җаваплы  вазифа  башкара.

”Торакта бозаулар 180-200 баштан  кимеми. Без кабул итеп  алганда  4-5  айлык булалар һәм кимендә 3,6 центнерга җиткәнче тотылалар. Һәрберсеннән тәүлеклек 861-880 грамм  артым  алына. Коллектив бердәм. Роберт Гыйләҗетдинов, Илгиз Яруллин тәрбияләгән бозаулар бер  килодан  артык  үсеш  бирә”,– ди Рузия. 

Кичләрен Хөсәеновлар чаңгыда  йөри. Спорт белән 3 ел элек  мавыгып киткәннәр. Чаңгыда   көн  саен  диярлек  күнегүләр  үткәрәләр. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре  арасында  үткәрелгән  ярышта  3 ел рәттән 3нче  урынны алганнар. Алардан   күреп, уллары  Илдан да спортка тартыла:  хоккейчы.    

 

Эшлиләр дә,  ял да итә беләләр

“Игенче” хуҗалыгы хезмәтчәннәре намус белән эшли дә, матур ял да итә, буш  вакытларын  күңелле итеп  уздыра  да беләләр. Хезмәтне саклау мәсьәләләренә игътибар зур. Ел тәмамланганда коллектив килешүенә кертелгән пунктларны кат-кат карап чыгып, булган тәкъдимнәргә колак салалар. Кирәк икән,  яңа үзгәрешләр кертелә. 2022  елда эшчеләрне махсус эш  киемнәре белән тәэмин итүгә бер миллион сумнан  күбрәк  акча  тотылган, бер  кешегә 5911  сум  туры   килә.  Хастаханәдән УЗИ һәм башка аппаратлар белән табиблар чакыртып, медицина күзәтүләре  дә үткәрелә һәм   авыру табылганнар  дәвалану  курслары  уза.  Ветераннарны да онытмыйлар,  аларны заманча  төзелгән  җитештерү биналары белән  таныштыру  экскурсияләре   уздырыла.  Әлеге  маршрут “Балаһөнәр” проектында  катнашучылар  өчен дә эшли. Ә мәктәп  яшендәгеләр авылдашларының эш  урыннары белән  якыннан таныша. Узган җәйге хезмәт  чирегендә  вакытлыча хезмәткә 29   укучы  урнашкан. Территорияләрне җәен чәчәкләр  утыртып, кышын  кар сыннары ясап бизәү, Сабантуйга бирнә җыю чараларында, спорт  ярышларында   хезмәткәрләр зур активлык   күрсәтә һәм призлы  урыннар яулый.

“Игенче” ир-егетләреннән төзелгән хоккей  командасына махсус  спорт  киемнәре  алганнар.

Узган ел хуҗалык Иләбәр янында махсус ясалган  мәйданда 8  авылны берләштергән сабантуй  үткәреп тә, эшче-хезмәткәрләрне  зурладылар.

 

Конкурслар нәтиҗәләре: 

Язгы кыр эшләрен үткәрүгә  әзерлек  – 1 урын;

Терлек  азыгы техникасының һәм траншеяларның “Яшел  урак”ка әзерлеге – 1урын;

Комбайннарның  урып-җыюга, тракторларның  җир эшкәртүгә  әзерлеге – 1урын;

Авыл  хуҗалыгы  машиналарын  кышкы  саклауга  кую – 1 урын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев