Тоттырмас әтәч тотылды
Быел да Сабантуй уеннары әтәч куып тоту белән башланып китте.
Пенсия һәм социаль иминият фондының райондагы клиентлык хезмәте аларны күп итеп алып килгән иде. Әтәчләрнең бик җитезләрен тоту җиңел булмады. Ә “нинди хикмәт тамаша бу?” дип югалып калганнары “кармакка” тиз төште. Балалар арасында Фидан Әскәров (Туктар), Дилия Ибраһимова (Кукмара), Самат Мөбарәков (Чулпыч), Азалия Хәйбриева (Саба), зурлардан Рамил Шакиров (Шәмәрдән), Искәндәр Җәләлетдинов (Саба), Флюсә Мулләхмәтова (Олы Кибәче), Ислам Әскәров (Тимершык), Дилүс Хәйретдинов (Югары Симет), Эльвина Сәлахиева (Казан) бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев