Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Төзелештә – ярты гасыр: 159нчы ПМКның район үсешендәге өлеше бәһасыз

Саба районы оештырылгач, 1931-1935 елларда төзелеп сафка баскан объектларның күплегенә исең китәрлек.

Алар барысы да кул  һәм ат көче белән башкарылган.

Әмма  хикмәт шунда: төзүчеләр читтән   килгән була. Мисалга, Саба урта мәктәбе һәм дәүләт банкының кирпеч биналарын  Балтач районының Чутай авылы осталары төзегән. Килдебәк, Сабабаштан килеп ялланучылар нигездә ярдәмче хезмәттә катнашканнар. Илле ел элек 159нчы күчмә  механикалаштырылган  колонна (ПМК) эшли башлагач, Сабаның үз профессионаллары туа. Хастаханә, полиция  бинасы, Мәктәп  урамындагы ике катлы  кызыл  кирпеч  йорт оешманың беренче  хезмәт җимешләре була. Гомумән, районда хәзер гамәлдә булган  социаль  учреждениеләрне, җитештерү объектларын,  күпкатлы торак йортларны 159нчы ПМК  төзи.

Подрядчы оешма республикада зур  төзелеш  фирмалары барлыкка   килгәч тә,  үз  урынын  саклап  кала   алды. ”159нчы ПМК” җәмгыяте 2022 елда Иске Икшермәдә җәйге  лагерьда  мунча  комплексы һәм веранда төзеде. Сабада  район  суды бинасында  – 22 миллион, үзәк  хастаханәнең  инфекция  бүлегендә 36 миллион  сумлык  капиталь ремонт ясалды. Яңа онкология бүлеге ачу максатында 13 миллион  сумлык  эш башкарылды. Мәгарифкә караган  биналарга да  төзүчеләр  ел  саен зур  күләмле капиталь ремонт белән  керә. Былтыр Иске Мичән, Кызыл Мишә мәктәпләре төзекләндерелде. Лесхоз,  Явлаштау, Олы  Кибәче  урта  мәктәпләрендә «Заманча мәктәп» милли проекты кысаларында “Үсеш ноктасы” үзәкләре булдырылды.

Бездә кунакларны  матур киенеп, йортта буясын буяп  каршы  алу гадәте бар. Шушы  традицияне  саклап,  картинг буенча Россия  чемпионаты  алдыннан  “Аргамак”  картодромында да  ПМК бригадасы 20 миллион сумлык  төзекләндерү алып барды. Тендерны отып, халыктан җыйналган  үзара  салымга  Түбән Шытсу, Мишәбаш, Елыш авылларында балалар  мәйданчыгы  төзеделәр, Югары  Шытсуда  зират  кой­масын  алыштырдылар.  Шулай ук индустриаль паркта кайнар  ысул белән цинклау   заводы төзелешенә дә  саллы  өлеш керттеләр.

Иң  куанычлысы, әлбәттә, кешеләргә  йорт  ачкычлары тапшыру. 159нчы ПМК торак төзелеше буенча да лидерларның берсе. Былтыр “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” федераль, “Тузган торак” республика программалары кысаларында 5 йорт файдалануга тапшырылды. Инде оешма әкренләп 2023 ел бурычларын гамәлгә  ашыруга  да  керешеп  килә һәм  эш   күләме  былтыргыдан  ким  булмас дип   көтелә.  “Барлык  программаларда да  катнашу максат итеп  куела. Иске Икшермә кадет мәктәбе-интернатына 45 миллионлык капиталь ремонт белән керәчәкбез. Укулар тәмамланганын   көтмибез, чөнки эш  күләме зур, 1 сентябрьгә кадәр  өлгертергә  кирәк. Федераль  программа буенча  Яңа Мичән  авылында  яшәүчеләрне  кирпечтән  кибет салып, шулай ук  Иштуган балаларын  спорт мәйданчыгы  корып сөендерәчәкбез. Үзәк хастаханәнең терапия бүлеген, Миңгәр, Иске  Мичән ФАПларын ремонтлау  планлаштырыла. Республика  программасы нигезендә Олы  Шыңар, Явлаштау  мәктәпләрендә азык блоклары бүгенге заман таләпләренә туры китереләчәк”,– дип  сөйләде “159нчы ПМК” җәмгыяте  директоры  Илнар  Нәбиуллин.

Санап  кителгәннәре бүгеннән  билгеле булганнары. Ел башы гына  бит. Тендерлар җәй җиткәч тә  үткәрелә һәм ПМКга өстәмә  объектлар да тапшырылырга бик мөмкин. Үз сафларына 34 төзүчене берләштергән, сезон башлангач үзмәшгульләр хисабына тулыланачак  бригадалар моңа  әзер.  “Коллектив бик бердәм, үзара ярдәмләшү барысына  да хас.  Һәркем үз һөнәренең  остасы,   тупланган бер команда булып  эшлибез”,– ди  җитәкче. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев