Төзелештә тырышлар гына эшли
Илле еллык тарихында райондагы күпчелек социаль учреждениеләрне, җитештерү объектларын, күпкатлы торак йортларны сафка бастырган 159нчы күчмә механикалаштырылган колоннаның төзелеш тармагында әле дә роле зур булып кала. Быел коллектив 10нан артык мәйданчыкта эш алып бара.
Илле еллык тарихында райондагы күпчелек социаль учреждениеләрне, җитештерү объектларын, күпкатлы торак йортларны сафка бастырган 159нчы күчмә механикалаштырылган колоннаның төзелеш тармагында әле дә роле зур булып кала. Быел коллектив 10нан артык мәйданчыкта эш алып бара. Күбесе Россия Хөкүмәтенең 2020-2025 елларга исәпләнгән “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасына (20/80) кергән объектлар. Аерым алганда, Иштуган мәдәният йорты, район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлеге, балалар бакчалары, мәктәпләр капиталь ремонтлана, йортлар төзелә. Быел ПМК “Саба-Бетон” заводын сафка бастырып, измә белән үз ихтыяҗын тулысынча тәэмин итә. Шулай ук шәхси хуҗалыкларга һәм оешмаларга хезмәт күрсәтә. Файдалануга тапшыруның беренче аенда бер мең куб бетон җитештерелсә, июльдә 2990 кубометрга җиткән.
“Гомумән, 2023 елга карата эш күләмнәре артты. Юлбат һәм Олы Арташ авылларында универсаль спорт мәйданчыклары торгыздык. Сабаның Гали Закиров урамына тротуарлар җәйдек. Аграр көллият янындагы зиратка капка куйдык, хәзер стоянканы ясап бетерәбез, Саба паркларында шушы көннәрдә ком кертү һәм коймалап алуны башкарачакбыз. Ел ахырына кадәр авылларда уен мәйданчыклары булдырачакбыз. Авыл хуҗалыгында эшләүче белгечләр һәм укытучылар өчен 7 йорт төзибез. Аларны октябрь аенда хуҗалары кабул итәчәк. Шушы көннәрдә 4 аренда йортына нигез салуга әзерлек башланды. Гомумән, 2023 елда 390 миллион сумлык эш башкарсак, быел ул суммадан артыру планлаштырыла. Үзара салымга да хәйран гына эшләр башкарабыз”, – диде оешма җитәкчесе Илнар Нәбиуллин.
Быел коллективта төзүчеләр саны да арткан. Даими нигездә 43 кеше эшли. Үзмәшгульләр хисабына көн саен 80нән артык кеше объектларга чыгып китә. Шулар арасыннан электрчы Ленар Вәлиев белән Тимершык авылында 20гә 80 программасы буенча төзелеп килүче йортта сөйләштек. “ПМКда 20 елдан артык эшлим. Хезмәтем үземә ошый, кешеләрдән утка кагылышлы ризасызлыклар булганы юк. Барыбыз да сыйфат ягын уйлый. Йорт бик күркәм килеп чыга: барлык бүлмәләрдә җылытылган идәннәр, тарттырылган түшәм. Ялт итеп торачак”, – ди Ленар. Ул әлерәк кенә СВОдагыларга гуманитар ярдәм алып баручыларның берсе. “Кайнар нокта”да (Чечня) хезмәт иткән егет “үзебезнекеләрне ташламыйбыз” дигән сүзләрнең асылын яхшы аңлый.
“Сыйфат, чыннан да, төп таләп. Участокларны 4 прорабыбыз контрольдә тота. Барысы да үз эшенең осталары. Коллектив бердәм, җаваплылык һәркемдә бар. Соңгы айларда арткан хезмәт хаклары да эшкә уңай йогынты ясый”, – ди Илнар Нәбиуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев