Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев тыл ветераннарына Җиңү көне уңаеннан бүләкләр тапшырды

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 78 еллыгын каршы алган көннәрдә, Татарстан Дәүләт Советының VI чакырылыш депутаты Марат Галиев,129 нчы номерлы янгын-коткару бүлеге җитәкчесе Илдар Закиров, Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Нияз Заһидуллин белән берлектә, Мәртен авылында яшәүче тыл ветераны Җиһания Хәйретдин кызы Хәйретдинованы һәм Туктар авылында яшәүче тыл ветераны Нурзия Хәлим кызы Кадыйрованың хәлләрен белделәр.

  Кунаклар Җиһания әбине һәм Нурзия әбине Бөек Җиңү бәйрәме белән котладылар һәм  Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнехановның котлау открыткасын һәм хәйриячеләр әзерләгән бүләкләрне тапшырдылар, шулай ук Дәүләт Советы депутаты  Марат Ибраһим улы ветераннарга үзенең  шәхси бүләкләрен дә тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X