Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

Тренер, киңәшче, яхшы дус

Саба районы спорт ветераны, «Физик культура һәм спорт отличнигы» Рәшит Хәбибрахман улы Кәримов лаеклы ялга чыккач та эшен дәвам итеп, адаптив спорт буенча Татарстан командасын республикада беренче урынга чыгара.

Халык хуҗалыгының төр­ле тар­макларында алдынгы позицияләрдә барган рай­оныбызның спорттагы уңышлары турында да күп сөйләнгән, китаплар язылган. Әлеге  казанышларда хәзерге вакытта да адаптив спорт тренеры булып  эшләвен дәвам итүче Рәшит Хәбибрахман  улы  Кәримовның да лаеклы өлеше бар. Илленче елларда туганнарның балачагы футбол, баскетбол, өстәл теннисы, волейбол  уеннары белән бәйле.   Саба урта мәктәбендә укудан, әти-әнигә булышудан калган вакыт туп тибүгә бирелә. Казанга барып, “Рубин” командасы күнегүләрен  күзәтеп, атаклы тренер Николай Сентябревның футболчыларга биргән   күрсәтмәләрен тыңлау  өчен аларга якынрак килергә тырышып  йөргән  чакларын да онытмый. Спорт аның булачак һөнәрен сайлавына зур этәргеч бирә. Рәшит 1971 елда районыбыз егетләре арасында беренче булып Казан дәүләт педагогика институтының физик тәрбия факультетына укырга  керә. Җитәкче урыннарда эшләгән әтисе исә аны агроном итмәкче. Әмма әле һәр егет-кыз  көче-белеме үзе теләгән вузга кергән чор, Хәбибрахман абыйга улының  планнары белән  килешергә генә  кала. Яшьлекнең мавыктыргыч студент еллары (тайгаларга походлар, ярышлар, төзелешләр) тиз  уза. Дипломлы белгечне район мәгариф бүлеге Алан урта мәктәбенә җибәрә. Анда алган беренче хезмәт чыныгуы белән  1977-1984 елларда Саба урта мәктәбендә физкультура  укыта, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифаларын башкара. Тыныч кына  яңа уку елына әзерләнгәндә аның җилкәсенә яңа сынау ишелеп төшә. Рәшит Хәбибрахман улын Шекше мәктәбенә директор итеп билгелиләр. Райкомга чакырып алалар да, партия сафларына кандидат булганлыктан, ризалыгын  сорап та тормыйлар.

“Авызны ни ачарга, ни ябарга белмим. Икенче  секретарь кабинетыннан чыккач, Шекшегә икәнлегемне белдем. Икенче  көнне машинага утыртып алып киттеләр дә, коллективны таныштырдылар да, үзләре китеп бардылар. Мин 17 терәүдә торган агач бина янында басып калдым. Яңасын төзи башлаганнар да, эш тукталган. Нигезләре өстенә берничә рәт  кирпеч  салган  килеш калган. Әкренләп “159нчы ПМК” төзелешне яңартты. Эш барышында проблемалары шактый килеп чыкты. Казанга 5нче трестка  күп чабарга туры килде. Ике ел эчендә 360 укучыга исәпләнгән яңа мәктәпне сафка бастырганда искесенең матчалары төшә башлаган иде. Зур  күңелсезлекләрдән котылып  калдык”, – дип  искә ала ул. 

Яңа бина, ияләнгән укытучылар  коллективы, тырыш  укучылар,  авыл  яши... Инде директорның  Шекшене калдырып китәсе килми дигәндәй. Ә райкомдагылар башкача  уйлый икән. Аны идеология бүлеге инструкторы вазифасына чакыралар. Аннары  мөдир  урынбасары... Шулай итеп, Рәшит Кәримовның хезмәт кенәгәсенә тагын бер язу өстәлә. Ул төп белгечлеге буенча эшкә кабаттан 1991 елда, райкомнар бетерелгәннән соң, әйләнеп кайта.  Район спорт комитеты рәисе дилбегәсен  үз  кулына  ала. Ул елларда ярышлар, төрле бәйгеләр нигездә мәктәпләрнең спорт залларында, мәйданчыкларда алып барыла. Туксанынчы еллар ахырында, икемеңенче еллар  башында, бигрәк тә район башлыгы булып Рәис Нургали улы эшли башлагач, яңа спорт объектлары төзүдә,  халыкка сәламәт  яшәү рәвеше алып бару шартлары тудыруда зур  эш башкарыла. Белгечләр, тренерлар сафы  арта. 2000 елда “Олимп” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе ачыла. “Ул вакытта спорт түгәрәкләре өчен республикадан күпмедер  акча  бирелә иде. Рифат Хисамов бокс түгәрәге алып бара. Аны главага  алып кереп, “Олимп” директор вазифасына тәкъдим иттем. Ул матур гына эшләп  китте. Шул ук елны Сабада киенү-чишенү бүлмәле  хоккей  мәйданчыгы, аннары спорт  комплексы, картодром төзелде, картинг-клуб барлыкка килде. Гомумән, спортта район без уйлый-хыяллана, күз алдына китерә алганнан да югарырак дәрәҗәгә   күтәрелде”, – дип  сөйли Рәшит Кәримов.

Кыскасы, 22 ел эшләү дәверендә ул спортта матур эз калдыра, күпләрнең күңелендә илһам уята, яшьләрдә көрәш рухы, җиңүгә омтылыш һәм ныклык тәрбияли. Бу җөмләне башта үткән заман хикәя  фигыльдә  язган  идем дә – үзгәртәсе булды. Ни дисәк, ул һаман да хезмәттә. Яше тулып пенсиягә  чыккач та,  бер ай гына ял итеп  калды.

“Инвалидлар белән шөгыльләнергә кеше юк, диделәр дә, чакырып алдылар. Эш әлеге  категориядәгеләргә генә кайтып  калмады. Элеккеге  спорт комитеты  рәисе булгач,  яныма ветеран спортчылар  да  килә. Барысы да  мине белә. Тегендә  ярыш була,  монда турнир үткәрәләр, барасы  иде,  диләр. Кемгәдер оештырырга, команда тупларга кирәк. Йөк, кем  әйтмешли,  ике җилкәгә дә салынды. Инвалидларга   килгәндә,  еллык  план нигезендә эшлибез. Айга бер ярыш куела. Шоудаун, бочче, голбол, җиңел атлетика, армспорт, пауэрлифтинг, йөзү, чаңгы, шахмат-шашка  һәм башка  ярышларда катнашабыз. Соңгы 5-6 елда республиканың авыл районнары командалары арасында  гомуми исәптә беренче урында барабыз. Килдебәктән Илшат Мирзаәхмәтов, Лесхоздан Рөстәм Заһидуллин,  Олы Ныртыдан Илмир Әхмәтов, Сабадан Илназ  Сәлахиев, Өтернәстән Азат  Сәмигуллин Россия  ярышларында  да күп тапкыр призерлар булып кайттылар”, – ди адаптив  спорт тренеры.

Өлкән буын кешеләре өчен масштаблы спорт хәрәкәте – “Өченче яшь"  ветераннар спартакиадасы. Ул актив яшәү рәвешен пропагандалый һәм яшьләр өчен үрнәк булып тора. Программасына дартс, электрон мылтыктан ату, 1000 метрга  йөгерү, эстафета, 50 метрга йөзү, өстәл теннисы  кергән ярышлар берничә этапта уза: район турнирларыннан алып республика финалына кадәр. Быел 31 майда Казанда Республика пенсионерлары Спартакиадасы 16нчы тапкыр үткәрелде һәм Саба районы командасы мактаулы III урынны алды. Районыбыз пенсионерлары җиңел атлетика буенча Россия ярышларында Татарстан җыелма ветераннар командасының кимендә 10-15 процентын тәшкил итә. Ирешкән нәтиҗәләре дә куандыра. Шушы көннәрдә районыбыздан Азат Дәүләтшин, Фәннур Бәшәров, Әмин Миңнегулов, Рамил Яппаров, Рифнур Мәхмүтов кергән  республика җыелма командасы Чиләбедә ветераннар арасында Россия җиңел атлетика  чемпионатында да уңышлы чыгыш ясады. Соңгы вакытта ветераннар белән яңа  кайткан тренер Сергей  Васильев җиңел атлетика буенча күнегүләрне актив үткәрә. Өлкәннәр үзләре дә, спонсорлар ярдәме белән шахмат-шашка ярышлары оештыруда инициатива күрсәтә. Саба  командасының активлыгы Россия пенсионерлары берлегенең  республика  төбәк  бүлекчәсе тарафыннан уңай бәяләнә. Йөкне тарткан атка  салалар: Рәшит Кәримовка шулай ук район  ветеран  спортчылар  советын  җитәкләү дә йөкләнә. Бурычы – районның спорт традицияләрен саклап калу, бер-береңә ярдәм итү һәм өлкәннәрнең туган  көннәрен искә алу, аларны  халыкка күрсәтү. Быел, мәсәлән, район Сабантуенда Югары Утардан Фәннур  Бәшәров, Яңа Мичәннән Рамил Мостафин физик тәрбия эшенә зур өлеш кертүләре уңаеннан юбилейлары белән тәбрикләнделәр. Физкультурачылар көненә туры китереп, Килдебәктән Марат Зәкиев, Олы  Шыңардан Рафил Сабиров, Явлаштаудан Мулланур Мусинның да спортка керткән хезмәтләре билгеләп  үтеләчәк.

Россия Спорт министрлыгының ”Физик  культура һәм  спорт отличнигы” мактау билгесе иясе, Татарстанның атказанган физик  культура хезмәткәре Рәшит Кәримов тренер буларак, үзенең командасы өчен зур абруй, шул ук вакытта дус һәм ярдәмче дә. Ул әле күп  еллардан бирле Сабантуйларда, башка ярышларда тамашачылар өчен кызыклы комментарий формалаштыру сәләтенә ия спорт комментаторы да. Тавышының тембры һәм көче бәйгеләрнең динамикасына бик туры килеп тора.

Спорт белән үрелгән тормышында тренерның куанычы – аның шәкертләре. Алар һаман актив, спорт тормышы белән  кызыксынып торалар, яшьләргә үрнәк күрсәтәләр, хезмәттәшләре аны ихтирам итә, дуслары белән очрашулар үзе бер гомергә әверелә. Аның эшен дәвам иткән Ирек Гарипов та  остазы салган ныклы нигезгә таянып, спортның үсешенә яңа сулыш өрде. 

“Спортта укытучым итеп Рәшит  Хәбибрахман  улын  саныйм. Күп нәрсәне аннан  өйрәндем. Кулга-кул тотышып эшләдек. Физик  культураны үстерү юнәлешендә мәгълүм чаралар күрелде”, – ди Саба балалар-яшьләр эшләре бүлегенең беренче җитәкчесе, хәзер “Уңыш” физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Данис Габдрахманов аның турында.

Тренер һәрчак киләчәккә карап эшли. Алга таба Сабада ветеран  спортчыларның  ирешкән казанышларын  чагылдырган махсус бүлмә булдыру турында хыяллана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев