Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Түбән Шытсу авыл җир­легендә җыен узды: авыл халкын суның катылыгы, йортларга язгы чорда су төшү борчый

30 гыйнвардан авыл җирлекләрендә җыеннар башланды.

Җитәкчеләрнең халык белән хәл итәсе мәсьәләләрне уртага салып сөйләшүгә һәм 2022 ел эшчәнлекләре нәтиҗәләренә багышланган  җыеннарның беренчесе Түбән Шытсу һәм Сатыш авыл җирлекләрендә үтте.

Түбән Шытсу авыл җир­легендә урнашкан мә­дәният, мә­гариф, сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәк­че­ләре узган 2022 елда башкарылган эшләренә анализ ясадылар һәм агымдагы елга үзләре алдына куелган бурыч-максатлар белән таныштырдылар. Җыенны ЗУМ платформасы аша карау һәм тыңлау мөмкинлеге булдырылган иде. Участок вәкаләтлесе Динар Гыйльметдинов авыл җирлегендәге төрле хокук бозу очраклары һәм аларның сәбәпләре хакында сөйләде. Чыгыштан күренгәнчә, Түбән Шытсу авыл җирлегендә узган ел 4 җинаять, аерым алганда мошенникларга акча күчерү, урлау факты, үтерү белән янау, тән җәрәхәте китергән очраклар теркәлгән.

   Саба һәм Теләче районна­ры­ның янгыннар күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Айнур Галимуллин чыгыш ясап, йортларга  янгын чыгуны кисәтүче автоном җайланма урнаштыру мөһимлеген ассызыклады.

   Түбән Шытсу авыл җирлеге башлыгы Булат Мәүлетов Советның 2022 елдагы эшчәнлегенә тулаем нәтиҗә ясады. Чыгыштан күренгәнчә, җирлек буенча зур эшләр башкарылган. Түбән Шытсу авыл җирлегендә барлыгы 219 хуҗалыкта 664 кеше яши. 2022 елда җирлектә 5 кеше вафат булган, 5 бала туган. Дүрт яңа гаилә барлыкка килгән, бер пар аерылышкан.

   Соңгы елларда авыл халкын борчыган иң көнүзәк мәсьә­ләләрне хәл итәргә үзара салым акчасы зур ярдәмгә килә. Халык тарафыннан тупланган акчалар барлык авылларда да юлларны төзекләндерүгә һәм Югары Шытсу авылы зират коймасын яңартуга тотылган. Шулай ук ТР икътисад министрлыгы тарафыннан бирелгән 1,5 миллион сум грант акчасы Югары Шытсуның Ленин урамындагы юлны тө­зекләндерүгә юнәлтелгән.

Узган елгы хисап җыенында халыктан кергән сораулар, тәкъ­димнәрнең үтәлешенә кил­гәндә, шәхси хуҗалыклардан җый­налган сөтнең бәясенә ризасызлык, субсидия түләнмәү белән бәйле сорауга авыл җирлеге башлыгы сөт бәясенең узган елга караганда беразга артуын, 29 сум булуын әйтте. 2022 елның I һәм II кварталларында субсидиянең тапшырылып бетерелүен җиткерде.

Түбән Шытсу авылының тротуар салынган урамында машиналар зур тизлектә йөрүләрен, балалар өчен дә, зурлар өчен дә бик куркыныч булуын, «лежачий полицейский» куеп булмасмы дигән мөрәҗәгать буенча эш алып барылуы әйтелде. Район башлыгы әлеге сорауга республика карамагындагы юл булуын, белгечләр тиешле дип табалар икән, планга кертәчәкләрен әйтте. Түбән Шытсу һәм Елыш авылларында балалар яки спорт мәйданчыгы урнаштыру буенча сорау үтәлгән, ике авылда да балалар өчен мәйданчык булдырылган. Быел халыктан бары ике сорау алынып, берсе – Түбән Шытсу авылындагы бер йортка  язгы чорда, көчле яңгырлар вакытында  су төшүен, шуңа берәр чара күрелүенә кагылышлы иде.

"Бу проблема бар, өстәге урамга су торбасы куелды, аның буенча күпмедер эш башкарылды. Быел ул канауны тагын да тирәнрәк казырга планлаштырабыз",– ди­де җирлек башлыгы. Шулай ук Түбән Шытсу авылында суның катылыгы нормадан артык булуы буенча язмача хат алынды. Бу мәсьәләгә карата Рәис Миңнеханов чиш­мәләрдән анализ алу, әгәр агымның күләме җитә икән, республиканың махсус программасы нигезендә каптаж булдыру кирәклеген әйтте. «Су көндәлек кулланыла торган әйбер, аңа игътибар зур булырга тиеш», – диде район башлыгы. Ул шулай ук  буш торган биналарны максатчан файдалану буенча да эшне дәвам итү бурычын әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев