Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Түбән Шытсу авылыннан Фәүзия Галәвиева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Шытсу авылы җирлеге вәкилләре котлады

  Фәүзия Корбан кызы Галәвиева Түбән Шытсу авылында дөньяга килә. Балачагы авыр сугыш елларына туры килгәнлектән, күп авырлыклар күреп үсә. 1955 елда  Түбән Шытсу егете Әмин Галәвиев белән гаилә коралар. Фәүзия Корбан кызы  сыер савучы булып эшли. 1963 елда  гаиләләре белән  Пермь өлкәсенә күченеп китәләр. Анда  балалар бакчасында җыештыручы булып эшли. Дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Алар һәрберсе  үз урыннарын табып, төрле тармакларда тырышып хезмәт куялар.1995 елда Галәвиевлар гаиләсе кабат  туган якларына кайтып төпләнә. Лаеклы ялда булуына карамастан Фәүзия апа колхозда эшләвен дәвам итә. Бүгенге көндә Галәвиевлар тигезлектә  бәхетле гомер кичерәләр.  Алты оныклары, унбер оныкчыклары бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев