Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Түбән Шытсу төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары терлекче һөнәре белән таныштылар

Укучылар һөнәр сайлый

  Түбән Шытсу төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6,8 класс укучылары һөнәри юнәлеш бирү кысаларында Елыш авылының терлекчелек фермасында булдылар. Бу чара терлекчелек белән бәйле һөнәрләр белән танышу һәм фермада эшләү турында практик белем алу өчен зур мөмкинлек булды. Алар терлекләрне карау, ашату  үзенчәлекләре турында сораулар бирделәр. Терлекчелек фермасына бару укучыларга аграр өлкәдә нинди һөнәрләр барлыгын яхшырак аңларга ярдәм итте.  Һөнәри юнәлеш бирү эшенең мондый форматы файдалы һәм кирәкле, чөнки ул укучыларга һөнәрләр дөньясында үз урыннарын аңларга ярдәм итә һәм аларның киләчәк карьераларына таба беренче адым булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев