Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Туган як”та кыр эшләре тукталмый

Терлек азыгы мул булыр

 

  Быел cиноптиклар да еш  кына һава торышында боз, яшен турында кисәтте.  Боз  яву,  яшен  сугу очраклары безнең районда  да булды. Мәсәлән, узган атнада боз  афәте  “Мөхәммәтшин”  хуҗалыгына  10  миллион  сум тирәсе зыян салган. Игенче хезмәте, ни дисәң дә, табигать шартларына бәйле. Кырдагы түгел,  амбардагысы  ашлык, диләр. 

“Туган  як” җәмгыятендә, шуны дәлилләп, ындыр табагына уңыш кайта башлаган инде. Гадәттәгечә, беренче өлгергән көзге бодайның 228 гектарыннан комбайнчылар Айдар Тимергалиев,  бертуган Нияз һәм Илназ Маликовлар 4800 центнер бөртек суктырып   алганнар. Гектар  чыгышы уртача 21 центнер тәшкил итә. Ашлыкны КЗСта  киптерүдә сменалап Илшат Шәйдуллин, Габделбәр Абдуллин,  җилгәрүдә Илдар Хуҗин, Рәхимә Әсәдуллина, Наил Шакиров белән иңгә-иң торып  мәктәп  укучылары  Әмир  Нигъмәтуллин һәм  Камил  Вафин да  эшли.  “ГАЗ-53” машинасын   йөртүче Илдар Мәхмүтовның да һәр минуты  санаулы. Бодай  Шәмәрдән  элеваторына  да озатыла. “Амкодор”да Фәргать Минһаҗев төягән ашлыкны дәүләт амбарына  “КамАЗ”да Илдар  Җәләлетдинов илтә.  Көзге бодай 313 гектарда  үстерелгән, әмма  соңгы  яңгырлар аны  суктырып  алып бетерүне туктатты.

Шулай  да терлек  азыгы  культуралары  үстерелгән  кырларда техника  гөрелтесе тынмый. Җир генә тапталырлык дәрәҗәгә җитмәсен.  Агроном  Рөстәм Ганиев безне иң элек  сугарып  үстерелгән 100 гектарлы люцерна мәйданына алып барды. “Менә бу  егет Ирек Әхмәтшин була, безгә “Шытсу”  җәмгыятеннән  ярдәмгә  килде. Үзе белән   яңгырны да иярткән”, – диде ул “Полесье” комбайны  механизаторы белән таныштырып.

Йөз гектардагы    люцерна  әле яшел  массаны беренче  елын гына бирә. Шулай да быелгы сезонда Николай  Варламов “Челенджер”  ургычы белән аны икенче тапкыр чапкан инде. Хәзер яшел массаны Искәндәр Хөсәенов, Фәнәвил Садыйков сенаж траншеясына ташый. Расим Гарипов “К-744” тракторында таптатып, Илдар Ибәтуллин “Амкодор”да эттереп тора. Ул арада, соляркасы бетеп барганлыгын  сизгәндәй “Полесье”  янына  ягулык ташу машинасы белән Камил Усманов  та килеп туктады.

“Ул үзе үк заправкачы да, сугару агрегатын эшләтүче дә. Барысына  да  өлгерә”, – диде аның турында  агроном.

Ул да булмады, офыкта тагын бер машина  күренде. Механизаторларга  ашарга чыгаручы Илһам Билалов икән. Ә, иң  мөһиме, көн  аязды, кояш  чыкты. Димәк, эшне туктатып торырга  туры килмәде. Хуҗалыкта 31 июльгә барысы  6500 тонна  сенаж әзерләнгән һәм ул рационда  төп рольне уйный.

“Без хәзер раздойдагы сыерларга Каргилл компаниясе тәкъдим иткән азык катнашмасы бирәбез. Рационда концентрат өлеше 10,5  кило гына калды, көнбагыш түбе, кукуруз, фураж микъдары  кимеде. Башта миксерга төягәндә иң элек коры ингредиентларны  сала   идек. Быел Кировта таналар  алганда безгә башкача  эшләргә тәкъдим иттеләр. Хәзер миксерга әүвәл печән, аның өстенә су, фураж салынып аерым болгатыла. Шуннан соң гына сенаж белән силос кушыла. Моның  уңай нәтиҗәсен  күрдек: маллар  яхшырак  ашый башлады һәм  сөтне арттыруга ярдәм итте”, – ди зоотехник Ләйлә Авзалова.

Хәзер  хуҗалыкта бер сыердан уртача 23  килограмм сөт савып алалар. Ә быел файдалануга тапшырылган комплекста әлеге күрсәткеч 26  килограммга җиткән. Яңа торак 514 башка исәпләнгән һәм анда сыерлар 360 башка җиткән. Көтү яңа бозаулаган таналар хисабына арта бара. Аларны  сыер савучылар Динара Сабирова, Гүзәл Зиннәтова, Гөләндәм Ахмедова, Рәмзия  Зәйнуллина, Ландыш  Мөдәррисова, Мөхәммәт  Купалов кабул итеп  ала. Төрле  милләттән булсалар да, максатлары бер:  күбрәк продукция җитештерү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев