Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

“Туган як»та сенаж салалар

Эш вакытында көтелмәгән хәлләр дә килеп чыга

  Һәр нәрсә  чама белән  кирәк. Мисалга, ко­ры җәйдә бик тансык  яңгырлар быел терлек  азыгы әзерләү эшендә күпмедер тоткарлык та тудыра.

Без дигәнчә түгел, артыкка  китте. Татарстанда  май  аенда  яңгырлар климатик  норманы ике тапкыр  узып киткән.  Әлбәттә,  явым-төшем  һәм җылы  һава үләннәрне тартып дигәндәй үстерде, хәзер  җыеп алырга ирек бирми. Техника басуга  керә  алмый. Игенчеләр аңа карап,  йоклап  ятмый,  аяк асты  азрак җилләүгә  башлаган эшен дәвам итү  ягын карый.

“Туган як” җәмгыяте игенче-механизаторлары  да яңгырдан  соң, 18 июньдә  сенаж  салуны дә­вам иттеләр. Басу  юлы җиңел  машина белән  йөрерлек түгел иде. Яннарына барып җитәргә “КамАЗ”га  утырырга туры   килде. Хуҗалык җи­тәкчесе  Фәрхәд Сәүбәновны  да  механизаторлар  янында  очраттык. “Бездә күпьеллыклар 600 гектар мәйдан били. Өч ел эчендә шуның күпчелеген   яңарттык, бик  азы гына  калды. Өстәп  чәчү 161 гектарында  үткәрелде. Быел люцерна  мәйданнарын 150 гектарга  арттырдык. Уңышы  киләсе  елга булачак. Орлыгы үзебезнеке. Пар  җиренә җәен  60 гектарда чәчү өчен тагын 2 тонна  “Гүзәл”  сортлы симәнә  алдык. Хәзерге көнгә күпьеллыкларның 130 гектарыннан  яшел масса  сенажга  салынды. Уңыш әйбәт, дымлылыгы 60-65 процент тирәсе  калгач төялә,  закваска  кушыла. Хәзер люцерна  чәчәк  ату  фазасын  күчеп бара, протеин  микъдары  кимүгә таба  китәчәк.  Шуңа  эшне  сузмаска  кирәк. Һава шартлары  мөмкинлек бирсә,  беренче каттан сенаж салуны 10 көндә төгәлләргә  иде”, – диде ул.

Эшкә 10нан артык техника җәлеп ителгән. Күпьеллыкларны “Челленджер” ургычы белән Ни­колай Варламов кирәгенчә генә чаба.  Ягъни  яшел масса таләп ителгән дымлылыктан  артык кипшермәскә дә, үтә юеш тә булмаска тиеш. “Ягуар” үзтөягечендә Васил Гыйлаҗиев эшли. Аны “Агрохимсервис” оешмасыннан  арендага алып торганнар. “Масса  күп  чыга.  “КамАЗ” арбасы 11 минутта тула. Техника сынатмый, ашарга  чыга.  Көне генә булсын”, – диде механизатор. Ташучылар Радик Галәвин, Фәнәвил Садыйков, Искәндәр Хөсәенов, Илдар Җәләлетдинов – Олы Шыңар һәм күрше Теләче  районы Ачы  авылы  егетләре. Аларга үз “КамАЗ”ы белән Зөфәр Ибраһимов та кушылган.

Траншеяда да тракторлар гөрелтесе тынып тормый. Иртәнге  6дан эш башлыйлар.  Аңарчы уңган механизатор Илназ Маликов “К-701” белән фермадан тирес  чыгарырга  да өлгерә. Расим Гарипов  яшел массаны “К-743М”, Алмаз Җәләлетдинов “Т-150” тракторы белән таптата.  Илдар Ибәтуллин “Амкодор” белән  эттерә. “Егетләр эшлибез  дип торалар. Андый механизаторлар   күп хуҗалыкларда  юк әле ул”,–ди Фәрхәд Сәүбәнов. Малларга туклык­лы азыкның сыйфаты аларның хезмәтенә бәйле. Учетчы  Илдар Сибаевның әйтүенә караганда, траншеяга 18 июньгә 2500 тонна  сенаж  салынган. Өстен 5-6 көн дигәндә  яхшылап каплау  мөһим. Материаллары әзер. Хуҗалыкка терлекләргә  ел буе ашатыр  өчен 8-9 мең тонна  сенаж  кирәк булачак.  Силоска 370  гектарда чәчелгән  кукуруз яхшы тишелеп,  үсеп  килә.  Хәзер аны  чүп  үләннәренә  каршы  эшкәртү бара. Яңгырларга  кадәр 50 рулон печән киптереп  өлгергәннәр.

Гомумән,  “Яшел  урак”та көннең һәр сәгате-минуты  кадерле. Чөнки  үлән  йокламый, үсә,  вегетациянең оптималь  фазалары тиз  узып  китә. Менә шундый киеренке  вакытта сенаж ташуда көтелмәгән тоткарлык  та килеп  чыккан.  Кемдер, “КамАЗ”лар урамны чокырлар бетермәсен дигән сәбәп белән, Олы Шыңар авылының баш-ба­шындагы  шлагбаумнарны йозакка бикләп   куй­ган. Нәтиҗәдә йөк  машиналары 2 сәгать  ярым туктап торган.  “Сенажны барыбер ташыйсы бит инде. Алай итәсе түгел иде”,–диде “КамАЗ”  йөртүчеләрнең берсе. Чыннан да,  нигә тәгәрмәчкә таяк тыгарга? Җитәкче  болай да  берничә  елдан авылда  сыер  саварга  кеше калырмы икән дип борчыла.  Механизаторлар да техникага  утырырга  чират тормый. Шуңа да карамастан,  эшләгән кешенең гайрәтен  чигерүчеләр табылган. Кышкы бураннардан  соң авыл  урамнарын  кардан “Туган як” техникасы чистартмаса, ачык шлагбаумнан да йөри алмаячаклар. Авыл капкасы  ачкычы  кемдә булган?  Хәзер  күңелсез  вакыйга хокук  саклау органнарына барып  ирешкән. Ахыры ни белән бетәр?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев