“Туган як” җәмгыятендә хезмәт алдынгылары хөрмәтләнде
Акчалата премияләрне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Раиф Харисов тапшырды.
Комбайнчылар арасыннан район башлыгының 125нче карары белән игълан ителгән ярыш шартларын үтәгән Нияз һәм Илназ Маликовлар бүләкләнде. Быел 10 айлда һәр сыердан 4469 литр продукция җитештергән Кадрия Ибраһимова районда иң стажлы сыер савучыларның берсе . Аның 37 ел хезхмәт стажы бар. АПК профсоюзы хезмәтчәннәренең район комитеты рәисе Гөлназ Нигъмәтҗанова аңа “ТАССРның 100 еллыгы” медален тапшырды. Алдынгылар өчен мул чәй табыны әзерләнгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев