Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Туганың белән өч көн аралашмау – гөнаһ»

«Туганлык җепләрен өзүче белән дус була күрмә, чөнки Аллаһ андыйларны үз Китабында өч урында каргаган»

Тормышта туганнарсыз яшәү кыенга туры килер иде, диләр. Кызык вакытта гына түгел, ишегеңне кайгы какканда да сиңа һәрчак ярдәм кулын сузган кеше туганың икәнен тормыш күп тапкыр дәлилли. Ни кызганыч, туганлыкның кадеренә ике як юл аерылгач кына төшенәбез. Ә туганлык җепләрен сакларга кирәкме соң? Бу әһәмиятле гамәлме? Бу сорауларга җавап табу өчен Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИНга мөрәҗәгать иттек.

– Рөстәм хәзрәт, Шәригатебездә туганлык җепләрен саклау нинди урында тора? Ни өчен ул әһәмиятле?

– Рәсүлебез (с.г.в.) «Кем дә кем бу дөньяда хәерле һәм озын тормыш теләсә, туганлык җепләрен өзмәсен» дип ачыктан-ачык әйткән. Әгәр дә үзебезгә иң якын тирәлекне карасак: әти-әни, бертуганнар белән аралашмау гөнаһ дип санала. Ә ераграк тирәлеккә туганнан туган, өчтуганнар, җидетуганнар керә. Электән үк без җиде буынны белергә тиеш дип әйтәләр иде. Нәсел агачын да җиде буынга кадәр төзетәләр иде. Ләкин туганнар синең җиде буындагы әби-бабайлар гына түгел. Шул буын эчендә яшәгән һәрбер кеше дә синең туганың һәм алар белән араларны өзмәү, аралашып яшәү саваплы эш.

– Туганнар арасында элемтәләр югалуның төп сәбәбен нәрсәдә дип уйлыйсыз?

– Беренчедән, бу дөнья ләгънәт ителгән. Монда шайтаннар яши һәм алар безне алдый. Кешеләр мөһим булмаган әйберләргә игътибарын күбрәк юнәлтә: телевизорны еш карый, болай да санаулы вакытын телефонда, социал челтәрләрдә утырып үткәрә. Кирәкмәгән әйберләр белән шөгыльләнәбез, кыскасы. Ләкин боларның берсе дә бу дөньяда да, ахирәттә дә безгә файда китерә алмас. Шуңа күрә без туганнар арасында элемтәне ныгыту өчен вакытыбыз җитми дип, ялган уйлап чыгарабыз, үзебезчә акланабыз. Вакыт ул элек тә шул 24 сәгать булган, барысына өлгергәннәр. Хәзер дә шул ук вакыт, ләкин безне алдый торган әйберләр күп булу сәбәпле, буш вакытыбызны дөрес бүлмибез.

– Туганнар арасы мал-мөлкәт бүлешкәндә өзелә. Мондый хәл булмасын өчен нишләргә?

– Без «Гаилә» мәчете кысаларында «Васыятьнамә» дигән конкурс игълан итәбез. Конкурс дәвамында без түгәрәк өстәлләр, киңәшмәләр оештырабыз. Анда васыятьнамәне ничек итеп язарга, нәрсә дип язарга икәнен өйрәтәбез. Ул – бүген яздым да, иртәгә үләм дигән кәгазь бите түгел. Аны гомер буе да язарга мөмкин. Ләкин кемдер язарга өлгерми дә кала. Мирас бүлешү аркасында туганлык җепләре өзелүдә әти-әниләрнең дә гаебе зур, чөнки без балаларыбызга васыятьнамә язып калдырмаган, аларны язарга өйрәтмәгән. Анда бит бу мал-мөлкәт сиңа, фатир моңа дип кенә язылмый, әдәп-әхлак турында да әйтелә. Васыятьнамәне үзебез исән чакта балаларыбызны җыеп, укып чыгарга кирәк. Аларның әйтә торган сүзләре бар икән, без исән чакта ук шуны сөйләшеп, хәл итеп бетерергә насыйп булсын иде.

– Бер туганның икенче туганы алдында нинди хакы бар?

– Туганлык хакы төрлечә булырга мөмкин. Мәсәлән, без әти-әниләребезгә бөтен яктан да бурычлы. Үз балаларыбыз һәм оныкларыбызга да шулай. Ә менә абыебыз яки сеңлебез белән нинди мөгамәләдә булу аерым мәсьәлә. Әгәр дә әти-әниләребез вафат икән, өлкән абый әти-әни урынына кала. Ә туганнар алдындагы гомуми хакларыбыз турында сөйләгәндә, менә боларны истә тотарга кирәк: чирләгәндә хәлне белү, авыр вакытларда ярдәм итү, ашарга булмаганда ашату һәм аралашу

– Шактый еллар дошманлашып яшәп, туганнарның берсе беренчеләрдән булып сүз катса, аңа савап булырмы?

– Туганыбыз белән талашсак, дошманлашып яшәсәк, бу гөнаһ саналыр. Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдис-шәрифләрендә «кем дә кем талашып, шушы дусты, туганы белән өч көннән күбрәк аралашмый икән, алар олы гөнаһта булачаклар» дигән. Шуңа күрә туганнар белән талашмыйк, гафу үтенүдән курыкмыйк. Беренче килеп гафу үтенгән кешегә савап булыр. «Әлисра» сүрәсенең 26нчы аятендә: «Үзегезнең туганнарыгызга тиешлесен бирегез. Шулай ук ярлы кешегә, юл кешесенә тиешлесен бирегез, ләкин исрафлык кылмагыз», – диелә. Шушы аятьтән туганлыкның да хакы барлыгы күренә. Туганлык элемтәләрен Шәригать кануннарына туры китереп сакларга кирәк дип санала. Бу очракта кеше ике төрле савапка лаек була. Беренчесе – Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен туганлык элемтәләрен саклавы өчен. Икенчесе ярдәм өчен бирелә.

– Кайбер гаиләләрнең туганнары күп, аларның барысы белән дә аралашып бетеп булмый. Якын туганнар исәбенә кемнәр керә?

– Дөньяда һәркем бер-берсенә туган. Әмма бертуганнар, икетуганнар якын туганнар исемлегенә керә. Әйткәнемчә, җиде буын туганнарны белергә, исәннәре белән гел аралашып торырга, араны суытмаска кирәк. Менә план төзергә мөмкин. Елга бер тапкыр булса да аш уздырыгыз. Коръән ашына ир ягыннан булган туганнарны, Корбан ашына хатын ягы туганнарын чакырыгыз. Болай эшләгән чакта, икеләтә савабы да булыр.

Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

БУ КЫЗЫК!

Туганлыкның нәрсә икәнен Пәйгамбәребез кечкенәдән яхшы белгән. Ата назын күрмәгән, алты яшендә әнисен югалтып бабай кулында, абыйлары карамагында үскән. 8 яшендә бабасы да вафат булып, әтисенең абыйсы Әбү Талиб өенә күчкән. 40 еллап абыйсының изгелеген тоеп яшәгән. Үсеп ныгыгач, Әбү Талибның улы Галине үз тәрбиясенә алып, очын-очка ялгап яшәүче абыйсына ярдәм иткән. Аллаһ аңа пәйгамбәрлек вазыйфасын тапшыргач та, иң элек җәннәт юлына үз туганнарын өндәргә чакырган.

– Туганлык җепләрен өзүче белән дус була күрмә, чөнки Аллаһ андыйларны үз Китабында өч урында каргаган (Хәдис).

– Якын туганың белән дә араңны өзсәң, ул якын булмас. Ерак туганың белән дә аралашып торсаң, ул ерак булмас (Хәким риваяте).

– Җавап йөзеннән генә туганлыкны саклаган кеше чын туган була алмый, ә аны туганнары ташласалар да, ул аларны ташламаган кеше чыннан да туганлык җепләрен саклаучы була (Бохари риваяте).

– Нәсәпләрегезне өйрәнегез, шуның белән туганлык җепләрегезне бәйләрсез. Туганлыкны ныгыту гаиләдә мәхәббәтне булдыра, байлыкны арттыра һәм гомерне озынайта (Хәдис).

 

Чыганак: Безнең гәҗит. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев