Туй көнегез тагын да истәлекле булсын дисәгез...
Район ЗАГС бүлеге Саба яшьләренә мөрәҗәгать итә
Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү кысаларында, 2025 елның 30 августында «Казан» гаилә үзәге каршындагы төп бәйрәм мәйданчыгында Татарстан Республикасының муниципаль районнарыннан һәм шәһәр округларыннан 45 парның бер үк вакытта никахларын теркәү планлаштырыла.
Чараның максаты-милләтенә, диненә һәм мәдәниятенә карамастан, һәр кеше тормышында гаиләнең әһәмиятен һәм Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең бердәмлеген күрсәтү.
Хөрмәтле Саба яшьләре! Туй көнегез тагын да истәлекле булсын дисәгез, зур вакыйгада катнашып, безнең район исеменнән чыгыш ясыйсыгыз килсә, Саба ЗАГС бүлегенә 2-27-44 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз.️
Языгыз, шалтыратыгыз, килегез! Саба ЗАГСы нәкъ менә сезне көтә!
Язылышырга гаризаларгызны 2025 елның 31 июленә кадәр тапшырырга кирәк булачак. Ә парны без 5 июльгә кадәр сайларга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев