Туксан яшендә патент алган
28 июнь – Уйлап табучылар көне
Физика белән кызыксынучылар техник алгарышның цилиндр эчендәге пешкәкләр ярдәмендә хәрәкәткә китерелүче эчке янулы двигательләрнең кулланышта кертелүе юлыннан киткәнлеген яхшы белә.
Роторлылары да бар, әмма алар бик үк популярлык казанмады. Әлегә. Перпетуум мобиле идеяләрен кабул итү күптәннән тукталса да, конструкторлар бу мәсьәләдә туктаусыз баш вата. Хәер, яңа төр двигатель уйлап табарга теләүчеләр гап-гади кешеләр арасында да бар. Кешене уй-фикерләүдән туктаудан беркем дә мәҗбүр итә алмый. Әйтик, Югары Утарда яшәүче 90 яшьлек Альберт Ягәфәровны техник иҗатка интеллектуаль милек буенча федераль хезмәт тарафыннан бирелгән патент алыр дип кем уйлаган! Хәзер ул тәкъдим иткән дугасыман калаклы эчке янулы двигатель конструкциясенә башка беркем дә дәгъва кыла алмый.
Альберт абый – туган авылында башлангыч белем алган, аннары кичке урта мәктәптә укыган, бернинди махсус белеме булмаган кеше. Кизел шахтасында 6 ел күмер чапкан да, кайтып Югары Утарда йорт салган. Тракторчы, тегермәнче булып эшләгән. Хәзер кызы Гөлнара һәм кияве Илнар тәрбиясендә яши. Ике оныгы бар. Кызының әйтүенә караганда, Альберт абыйның әтисе Камил Хәмидуллин бик укымышлы кеше булган. Колхоз, авыл Советы рәисе вазифаларын башкарган. Әнисе Латифа да русча сөйләшә һәм яза белгән, дин гыйлемен өйрәнгән. Гомумән, Югары Утар электән укымышлы кешеләре белән данлыклы. Хәзер Альберт Ягәфәровның хезмәте турында сөйләүче патент та гомерлеккә интернет киңлекләрендә урын алды.
Югары Утар рационализаторы пешкәкле эчке янулы двигательнең кимчелекләрен бетерү уе белән башына килгән сызымнарны өч ел элек кәгазьгә төшерә башлый. “Менә кадак башына бәрүче чүкечне күз алдына китереп карагыз. Бер күтәрелә, тагын килеп төшә. Тизрәк суккан саен кул катырак дерелди башлый. Цилиндр эчендәге пешкәк тә шулай йөри. Терсәкле вал минутына 4000-6000 әйләнеш ясый. Беркетелмәгән двигатель калтырап эшли. Мин тәкъдим иткән вариантта цилиндрлар юк, әйләнә һәм хәрәкәтләнми торган ике диск та вал гына. Двигательнең эшләү тәртибенә килсәк, ягулык форсунка аша яну камерасына бирелә һәм кабызу шәмендә барлыкка килгән очкыннан кабынып китә. Яну вакытында дисктагы дугасыман калакларга көчле басым ясала, үзәктән качу көче тәэсирендә алар әйләнә башлый. Эшләү принцибы бензин яки керосин яну вакытында барлыкка килгән газларның киңәюенә нигезләнгән. Дискка беркетелгән дугасыман калаклар әйләнә башлагач, вал да хәрәкәткә килә. Тизлеге минутына 30 мең әйләнешкә кадәр җитәргә мөмкин. Мондый двигательгә металл да алай күп кирәкми, ягулык та азрак тотыла”,– дип аңлатты Альберт абый Ягәфәров. Сызымнан күренгәнчә, әйләнә торган хәрәкәтсез дискларда дугасыман калаклар хәрәкәтсез һәм хәрәкәтчән дискларның калаклары дугасыман конфигурациядә эшләнгән һәм дуга юнәлеше буенча конструктив яктан капма-каршы урнашкан. Аңа дугасыман калаклы эчке янулы двигательнең сызымын компьютерда эшләргә кияве Илнар булышкан.
Әлбәттә, Альберт абыйда уйлап табу сәләте 90 яшенә җиткәч кенә ачылмаган. Кечкенәдән хыялый, иҗади кеше булган ул. Шахтада эшләгәндә күмер чыгару җайланмасын камилләштергән: өскә чыгарганда җир асты ягулыгы тыгылудан туктаган. Районыбыз егете керткән үзгәреш рационализаторлык тәкъдиме буларак кабул ителә һәм авторга премия түләнә. Кызы 70нче елларда аның аэрочана ясаганын да хәтерли әле. Тегермәндә эшләгәндә ашлыкны вак ком-таштан аеручы җайланма уйлап чыгарып та танылган. Районнан килеп тә кызыксынганнар. Янына ел саен җәен КАИ студентлары кайта торган булган.
“Мин Саба районы кешесе бит. Якты дөньяларда яшәгәндә үз илемә һәм халкыма файдалы хезмәтләремне калдырып китәргә уйладым. Әле тормышка ашырасы хыялларым тагын бар”, – ди Альберт абый. Аңа сәламәтлек телик.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев