Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

«Тургай» балалар приюты тәрбияләнүчеләренә «Киләчәккә ышаныч белән» хәйрия фонды вәкилләре бәйрәм бүләк итте

Балалар өчен күңелле квест-уен, спорт ярышлары оештырды һәм флешмоб ярдәмендә барысын да уңай атмосфера белән тулыландырды

«Тургай» балалар приютына «Киләчәккә ышаныч белән» хәйрия фонды вәкилләре Хатыйпов Р. Р., Галимуллина Р. Р., Хрулева А. И., Хәбибуллина Л. Н., Петрова Е. В., Галиәскарова В. А., Закиров И. Р., Мөхәммәтуллин В. Р., Кәримов А. З., Хөснетдинова Ф. Р. килделәр. Кунаклар балалар өчен күңелле квест-уен, спорт ярышлары оештырды һәм флешмоб ярдәмендә барысын да уңай атмосфера белән тулыландырдылар.

     Балаларга бик кызыклы һәм күңелле булды, һәркайсы бик күп бүләкләр алды.  Мондый көн җылы истәлекләр калдырды һәм балаларыбызның йөрәгенә шатлык өстәде. Гаҗәеп бәйрәм оештырганнары һәм яхшылыклары өчен барыгызга да рәхмәт белдерәбез!, -диелә приют администрация тарафыннан. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев