Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Тургай» приютында тәрбияләнүчеләр «Робинзон» республика хәрби-патриотик слетында катнашты

Районыбыз «Робинзоннары» слеттан Кубок һәм призлар белән кайтты

24 август көнне Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тәрбияләнүчеләр өчен «Робинзон» слеты узды. Чара социаль приютта тәрбияләнүчеләр арасында караучысызлыкны, хокук бозуларны һәм балигъ булмаганнарның җәмгыятькә каршы гамәлләрен профилактикалауга юнәлдерелгән. Слет өч этапта үткәрелде: 1 этап – интеллектуаль-танып белү; 2 этап – хәрби-спорт полосасы; 3 этап – музыкаль тукталыш. "Тургай" приютында тәрбияләнүче кызлар һәм малайлар яхшы әзерлекле булуларын күрсәттеләр.  Гомуми нәтиҗәләр буенча  Саба робинзоннары 3 урынга лаек булды.Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев