Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Тургай» приютында тәрбияләнүчеләр «Россиянең киләчәге безнең кулларда» Республика конкурсы дипломантлары булдылар

Тургайлылар Халыклар бердәмлеге көнендә Казанда әлеге конкурсның финалистларын бүләкләү тантанасына чакырылып хөрмәтләнделәр

Тантана Бәшир Рамеев исемендәге ИТ - паркта узды. Бәйрәмнең мәртәбәле кунагы  ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева булды. Конкурс йомгаклары буенча «Тургай» приюты махсус Диплом белән бүләкләнде.

Чараның рәсми өлешеннән соң тәрбияләнүчеләребез өчен парк буйлап экскурсия үткәрелде, анда алар яңа технологияләр белән таныша алдылар, мастер-классларда да катнаштылар.

«Бу чара балаларыбызның йөрәкләрендә бик күп уңай хисләр калдырды. Әлеге искиткеч бәйрәмне үткәргән өчен оештыручыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез»,-

дигән рәхмәтләрен җиткерә приют коллективы Саба муниципаль район сайтында. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев