Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Тургай” приюты "Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йорты"нда кунакта

2019 елның 25 гыйнварында, Россиянең истәлекле көне – Ленинград блокадасын өзүгә 75 ел тулу уңаеннан, балалар тәрбиячеләре Дәүләтгараева Г.З. белән "Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йорты" на, блокадада булган Ленингрдта яшәгән Исхаков Ринат Садыйык улын котларга бардылар.

Ринат абый сугыш башланганда бөтенләй бала була. Сугышның 79 нчы көнендә Ленинград тирәсендәге дошман боҗрасы бикләнгән көннән соң 900 көн һәм төн дәвам итәр дип, анда яшәүчеләрнең берсе дә уйламаган. Гитлер командованиесе планнары буенча Ленинград шәһәре җир йөзеннән юк булырга тиеш була, әмма ул исән кала.

Балалар Ринат абыйның шигырьләрен сөйләделәр, үз куллары белән ясаган бүләк тапшырдылар һәм камалыштагы Ленинградта яшәүчеләр башкарган батырлыклары өчен блокадникка рәхмәт белдерделәр, сәламәтлек, озын гомер теләделәр.

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев