Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Тургай” приютында Яна ел бәйрәме

Һәр Яңа ел безнең приютка үзенең сихри яңалыгы белән килә. Быел да приют ишеген ачып керүгә сихер дөньясы үзенә җәлеп итте. Һәр кешене матур итеп бизәлгән чыршы каршы ала, чыршыдан утлар бөтен коридорга таралып җемелдәшәләр. Балалар, тәрбиячеләр тырышлыгы белән ясалган уенчыклар күз явын алып, сихри дөньяга өнди. Балалар төрледән-төрле карнавал костюмнарына киенеп чынбарлыкны әкияткә әверелдерәләр.

Бөтен хезмәткәрләр тырышлыгы белән әзерләнгән бәйрәм тамашасы балаларны сөендерде. Кыш бабай белән кар кызы алып килгән бүләкләр аларны дөньяда күңелле мизгелләрнең күбрәк булуына ышандырды.

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев