Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Түземсезлек белән көтелгән чара

Юлбат авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылды

   Узган шимбәдә Юлбат авылында истәлекле вакыйга булды: бер ел эчендә төзелгән фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

    Бу инде районда модульле 15нче медицина пункты. Бина "Сәламәтлек саклау” милли проектының беренче буынын модернизацияләү программасы нигезендә төзелде. ФАПны ачу тантанасында Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов, район үзәк хастаханәсе баш табибы Марат Йосыпов, подрядчы оешма җитәкчесе Илсур Шәрипов, авыл җирлеге башлыгы Талип Шәмсиев, шулай ук авыл халкы һәм кунаклар катнашты. “Республикада халыкның көнкүрешен яхшыртуга юнәлдерелгән күп программалар эшли. Яңа бина «Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” федераль программасы кысаларында финансланды. Элеккесенең юлын кар күмә, кереп булмый, җайсыз дип әйтә идегез. Инде менә җайлысын төзедек, игелеген күрергә язсын. Фельдшер матур итеп эшли күрсен һәм бирегә авырып түгел, чәй эчәргә генә килеп китә торган булсын. Шулай ук төзүчеләргә зур рәхмәт. Сыйфаты буенча сораулар туса, беренче чиратта аңа мөрәҗәгать итәсегез була”,– дип сөйләде район башлыгы. “Строй Сити” җәмгыяте директоры  Илсур Шәрипов объектның халыкка озак хезмәт итәчәгенә ышандырды һәм символик ачкычны ФАП мөдире Миләүшә Бадыйковага тапшырды. Аннары авылдашлары исеменнән Зилә Абдуллина чыгыш ясады. “Бездә зур бәйрәм. Ачылышны түземсезлек белән көттек. Элеккесе кечкенәрәк иде, хәзергесе барлык таләпләргә туры килә. Иң  мөһиме, би­редә дарусыз да, уколсыз да, тәмле теле белән дәвалый торган фельдшерыбыз эшли. Барысы өчен дә бик зур рәхмәт сезгә, Рәис Нургалиевич,– диде Зилә. “Президентка һәм аның командасына рәхмәт”,– дип бүлдерде аны район башлыгы һәм бинага керү юлына бәйләнгән кызыл тасманы кисәргә авыл апаларын чакырды.

Яңа бина тулысынча яңа һәм заман­ча кирәкле җиһазлар белән тупландырылган. ФАП биш бүлмәдән тора: кабул итү, процедура, сану­зел, хуҗалык бүлмәсе һәм коммуникацияләр урнаш­кан бүлмә. Медицина ярдәменең һәркемгә барып җитәрлек булуын һәм сыйфатын тәэмин итү өчен барысы да бар. Объектның бәясе 6,793 миллион сум тәшкил итә.

 Тантана башланганчы ветераннар белән Марат Йосыпов та җанлы әңгәмә корып алды. “Безнең авылда Әкълимә апа вакытыннан ук бик шифалы куллы фельдшерлар эшләде. Фәридәбез дә бик әйбәт  иде. Барысыннан да бик уңдык. Шуңа  күрә аз гына кәефсезләнсәк тә, медпунктка киләбез”,– диештеләр өлкән апалар. Баш табиб хастаханәгә электрон чиратка язылып йөрергә тәкъдим иткәч тә, заманадан артта калмаганлыкларын аңлатып күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев