Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тынычландырыр дигән идем, ә ул: “Чиреңнән терелә алмыйсың, табиблар да дәвалый алмас”, – диде

Яман шеш таптылар. Табибтан чыккач, үземне кая куярга белмичә, минем өчен тормыш бетте дип кайгырып елауларымны аңлатырлык түгел.

Кайвакыт беркемне дә күралмаган көннәр була. Авырып киткәндә бигрәк тә. Андый чакта хәлеңне белергә, файдалы киңәшләрен бирергә дип яныңа туганнарың, дусларың килә. Аларның кайберләре белән сөйләшкәч, үзеңә хәл кереп киткәндәй тоела, кәеф күтәрелә. Ә кайберләре белән аралашкач, авыруың тагын да көчәйгән сыман тоела.

Гомеремдә бер генә тапкыр да сырхауханәдә ятып авырганым булмады минем. Соңгы елларда өч елга бер тапкыр диспансеризация үткәрә башладылар. Яхшы иттеләр, алайса күпчелек авырса да, сырхауханәгә барырга атлыгып тормый иде. Былтыр мин дә үттем аны.

Шул тикшерүләрдә яман шеш таптылар. Табибтан чыккач, үземне кая куярга белмичә, минем өчен тормыш бетте дип кайгырып елауларымны сүз белән генә аңлатырлык түгел. Авылга кайткач та һаман шул чир турында гына уйлый башладым.

Иптәш хатын килгәч, күңелем юаныр дип, хәлләремнең мөшкеллеген аңа сөйләп бирдем. Җылы сүз әйтеп, тынычландырыр дип өметләнгән идем, ә ул: “Әлеге чиреңнән терелә алмыйсың инде син, ул бөтен тәнеңә таралачак, табибларга барсаң да файдасы тимәс, алар да дәвалый алмаслар”, – дип, һушымны алды. Тәннәрем кызышып, бөтенләй урынга ук аудым. Табиблар операция ясатырга кирәк дисәләр дә, иптәш хатын куйган “диагноз”дан соң, больницага бару теләгем калмады.

Тормышыма нокта куеп, Ходай ни язган, шуны күрермен дип яшәп ятканда, шәһәрдә яшәүче туганым кайтып, мине өйдән өстерәп диярлек алып чыгып китеп, Казан табибларына күрсәтте. Анда кирәкле анализларны тапшырып, белгечләргә күренгәч, операциягә кайчан килергә икәнлеген әйтеп, борчылмаска кушып, өйгә озаттылар. Врачларның уңай фикерләрен ишеткәч, эчкә бераз җылы кергән кебек тоелган иде, авылга кайтып, теге иптәш хатынның тагын үз “диагноз”ын исбатларга тырышуын күргәч, алга таба яшисе килү теләге янә сүрелде. Ярый әле сырхауханәгә алып барган туганым күңелне юатырдай җылы сүзләр әйтеп (бүтән туганнардан күңелгә ятышлы җылы сүзләр ишетергә туры килмәде), теләсә- кемнең әйткән киңәшенә колак салмаска кушты. Операция көне килеп җиткәч, янә шул туганым кайтып, Казан сырхауханәсенә алып китте. Аның ярдәме күп тиде.

Аллага шөкер, операция уңышлы үтте. Сырхауханәдә ятканда табибларның үз эшләренә ничек таләпчән, намуслы карауларын, һәр авыруга игътибарлы булуларын күреп шаккаттым. Рәхмәт аларга!

Хәлем хәзер шөкер итәрлек. Тикшерелеп йөргән көннәр искә төшсә, хәзер дә тәннәрем чемердәп куя. Нишләп шул вакытта танышларымның берсе дә күңелне юатырдай җылы сүз әйтмәделәр икән дип аптырыйм. Кем генә, нинди генә авыр хәлдә булмасын, аның яралы күңеленә тагын да яра өстәп, кәефен кырырга ярамый бит инде! Хәер, хәзер кем кемнең шатлыгына куанып яши икән соң?.. Бик кызганыч...

РАЗИЯ. 

Татарстан яшьләре. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев