Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тырыш гаилә – авыл терәге

2024 ел Россиядә гаи­лә­ елы дип игълан ителде. Шуңа да үр­нәк, бердәм, тату гаиләләргә бу ел­да аеруча зур игътибар бирелә. Әлеге язмам - Олыяз авылында яшәүче шундый гаиләләрнең берсе – Хуҗәхмәтовлар ту­рында.

 

Гөлфинә Хуҗәхмәтова – төп чы­гы­шы белән Олы Ки­­­бәче авылы кызы. Унбер еллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, ­ элемтә техникумына укырга­ керә. Нәкъ тә шунда тормыш ип­тә­­ше Искәндәр белән таныша да инде. Ул да әлеге техникум студенты була. Бергә тулай торакта яши­ләр, дуслар булып йөриләр, шул рә­вешле күңелләрендә мәхәббәт хис­ләре бөреләнгәнен сизми дә калалар. Икесе дә 2013 елда техникумны тәмамлагач, өй­лә­не­шергә карар кылалар. Бүген гаи­лә­­ләрендә дүрт ир бала – Ризван, Зиннур, Маннур һәм 3 яшьлек Гафур үсеп килә.

— Гөлфинә апа, дүрт бала әнисе бу­лу бер дә җиңел түгелдер? Барысына да ничек өлгерәсез?

— Төрле чаклар була инде. Ке­че­рәк чакларында, дүрт малай бер­гә үкереп елый башласа, авырга­ ту­ры килә иде. Бер-бер артлы ту­ган балалар бит алар. Тик шулай­ да­, авыр чакларга караганда, кү­ңел­ле, рәхәт, бәхетле мизгелләр күбрәк, Аллаһка шөкер. Шуңа күрә, дүрт бала әнисе булу авыр дип әйтмәс идем. Искәндәр белән бер-беребезне аңлап, санлап яшибез, малайларыбызны бәхетле, мул тор­мышта тәрбиялибез.

— Яшьләр хәзер күбрәк авылдан китү ягын карыйлар. Сез ничек авылда калырга карар кылдыгыз?

— Искәндәр миңа очрашып йөргән вакытыбызда ук авылда калу турында сөйли иде. Мине дә, авыл кызы буларак, шул якларга тартты. Бүгенге көндә дә бу фикеребездән тайпылмыйбыз. Авыл җирендә барлык мөмкинлекләр дә бар, шуңа күрә монда яшәү бик рәхәт дип саныйбыз. Маллар да асрыйбыз. Искәндәр белән эшне бергә алып барабыз. Авыр хезмәт, тик сөте, эремчеге, каймагы һәрчак өстәлдә булгач, рәхәт.

— Әле ел дәвамында чит илләргә дә барып кайтырга өлгерәсез икән...

— Төрле илләрдә генә түгел, ә үзебездә урнашкан, әле без күрмәгән шәһәрләрдә дә булып, матур җирләрне сокланып күзәтергә яратабыз. Балалар белән барып кайту тагын да күңеллерәк була. Шундый сәяхәтләрдән без яңа проектлар өчен идеяләр туплап, тагын да ныграк эшләргә илһам җыеп, көч-куәт өстәп кайтабыз.

— Сезне без сыр һәм роллылар ясау остасы буларак та беләбез әле...

— Башта мин үзем бик күп төрле курсларда укыдым. Роллыларны үзебез өчен дә, күчтәнәчкә дә күп ясадым. Сырларымны да, роллыларымны да бик югары бәяли башладылар, яраттылар. Социаль челтәрләргә мин һәрвакыт эшләремне урнаштырып бара идем. Калганнар аларны күреп, үзләре дә өйрәнергә теләп, миңа яза башладылар. Аллаһка шөкер, бу осталыкка күпләрне өйрәттем. Димәк, мин кемнәргәдер этәргеч бирерлек кызыклы контент тудыра алганмын.

— Гаиләгездә еллар буена сак­ла­нып килгән гореф-гадәтләр бармы?

— Ел саен җәен барлык туганнар, гаилә дусларыбыз белән кичке якта бергә җыелабыз. Шул зур компания белән чәйләр эчеп, тамак ялгап, төрле уеннар уйнап, үзенә күрә бер гаилә бәйрәме оештырабыз. Бик кирәкле, үзенчәлекле гореф-гадәт ул, миңа калса. Каникулларда балалар белән калага барабыз. Төрле аттракционнарда булабыз. Улларыбызны инде әкренгә эшкә дә өйрәтә башладык, безгә булышалар. Ял да итә беләләр, эшлиләр дә.

— Гаиләдә җылы мөнәсәбәт сак­лансын өчен, парларга нинди киңәшләр бирер идегез?

—  Бер-берегезне саклап, хөрмәт итеп, сабыр булып яшәгез. Тормыш булгач, төрле хәлләр очрый. Бер-береңә юл бирә белергә дә кирәк. Берегез кызган вакытта, икенчегез дәшми кала белергә тиеш. Шулай булганда гына гаилә ныклы була, гөрләп яши, минемчә.

Әңгәмәдәш — Азалия Мифтахова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев