Тырыш хезмәт – уңыш нигезе
Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 1991 кеше эшли
Көз җиткәч, басу-кырлардагы, терлекчелек фермаларындагы эшләргә йомгак ясау, табыннарыбызны Галиҗәнап икмәк, ит-сөт белән баетучыларга олы хөрмәтебезне белдерү – иң күркәм традицияләребезнең берсе. Агымдагы атна республикада шушы чараларга багышлана. Бәйрәмнәре уңаеннан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншинның газета укучыларга тармак эшчәнлегенә кагылышлы чыгышын, теләкләрен җиткерәбез.
“Елның авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләп үтелгән унынчы аена кердек. Аграрийлар өчен гаять киеренке өч квартал артта калды. Кыр эшләре быел иртәрәк төгәлләнгәнлектән, инде бүгеннән игенчелек тармагына тулаем анализ ясарга була. Хуҗалыклар эшчәнлегенә шушы яктан якын килгәндә, беренче чиратта сезон үзенчәлекләрен исәпкә алырга кирәк. Табигать шартлары бер елныкы белән дә чагыштырырлык булмады. Мондый коры, югары температуралы җәйне хәтта аксакаллар да хәтерләми. Кыскасы, район хуҗалыклары җитәкчеләре, белгечләр, игенче-механизаторлар игенчелектә кулланыла торган технологияләргә нигезләнгән хезмәтне бик тә уңайсыз һава шартларына яраклашып оештырдылар. Бер гектарга тәэсир итүче матдәләрдә 115 килограмм ашлама кертелде, фунгицидлар, гербицидлар куллану технологияләре үтәлде. Берничә мәртәбә үсемлекләр яфрактан тукландырылды. Агротехника таләпләренең җиренә җиткерелүе, эшкә җаваплы караш нәтиҗәсендә елына карата чагыштырмача югары уңыш җыеп алынды. Гектар чыгышы район буенча уртача 32,7 центнер тәшкил итте. “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгында, “Нырты” предприятиесендә, “Сатыш” бүлекчәсендә, Явлаштау бригадасында күрсәткечләр чагыштырмача югары булды.
Мал азыгы культураларына килгәндә, сөрү җирләренең яртысыннан артыгында терлекчелек культуралары үстерелә. Әлеге мәйданнарда планлаштырылган күләмдә җитештереп бетерелми калган сенаж һәм печән арендага алынган җирләрдән һәм чит төбәкләрдә әзерләнде. Былтыргы запаслар белән бер баш шартлы терлеккә 30 центнер күләмендә азык туры килә. Билгеле, хезмәт чыгымнары, ягулык бәяләренең артуы һәм уңышның планлаштырылган күләмдә җыелып бетмәве үзкыйммәтне нык күтәрде. Әйтик, язгы кыр эшләре вакытында солярканың килограммы 45 сум булса, урып-җыю чорында 80,50 сумга җитте. Шулай итеп, 1 центнер ашлыкның үзкыйммәте 831 сум булыр дип көтелә. Былтыргы запас булганлык белән ашлыкка сорау кимеде. Кайбер хуҗалыклар ашлыкны базар бәяләре белән сата алмады. Мисал итеп китергәндә, былтыр “Туган як” җәмгыяте бодайны 13392 сумнан сатса, быел бәя 9090 сумга калды. Димәк, акча кереме 32 процентка кимегән дигән сүз. Илдәге финанс-икътисадый вәзгыять безнең хуҗалыклар эшчәнлегендә әнә шулай тискәре чагылыш таба.
Терлекчелек тармагында да шундый ук хәл. Мәгълүм булганча, хуҗалыклар кассасына акчаның 85 проценты сөт сату исәбеннән керә. Быел 9 айда район буенча 82,7 мең тонна, ягъни былтыргының шушы чоры күрсәткеченнән 5 процентка күбрәк сөт җитештерелде. Төгәлрәк әйткәндә, Саба районында былтыргыдан 4 тоннага артыграк сөт савыла. Фактта узган елдагыга караганда сөтне артыграк сатабыз. Бер килограмм продукциянең үзкыйммәте артып, 23,58 сум тәшкил итте. Сату бәясе узган елдагыдан 7 сумга кимеп, уртача 27,88 сумга калды. Менә шушы шартларда елны вакытында хезмәт хакларын биреп, бурычларны һәм салымнарны түләп төгәлләү төп мәсьәлә булып тора. Хәзерге вакытта авыл хуҗалыгында бер эшчегә уртача 36446 сум хезмәт хакы түләнә. Сөт, ашлык сатудан керем алынып бетмәве сәбәпле, түләү былтыргыга караганда бары 7 процентка гына артты. Шушы шартларда хуҗалыкларның финанс хәлен тотрыкландыру өчен терлекчелектәге резервлардан файдаланып, җитештерү чыгымнарын киметү чаралары күреп, хезмәтне комплекслы оештыруга ныграк игътибар бирү сорала. Заман таләпләренә ияреп, технологияләрне камиллләштерү, цифрлаштыру өлкәсендә нәтиҗәле эш алып барырга кирәк булачак. Әлегә башка мөмкинлекләр күренми.
Җыеп әйткәндә, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәменә катлаулы шартларда ирешелгән уңай эш күрсәткечләре белән килә. Күпмедер үсеш бар һәм без уңган игенчеләр, терлекчеләребез, тармакка хезмәт күрсәтүчеләр белән горурлана алабыз. Уңыш бәйрәме, елдагыча, матур традициягә нигезләп үткәреләчәк. Алдынгыларга район башлыгы, башкарма комитет тарафыннан булдырылган ярыш шартларында каралган бүләкләр тапшырылачак. Иң мөһиме, хезмәтне саклау таләпләренең үтәлүе, бәхетсезлек очракларының булмавы. Барыбыз да исән-саулар һәм фермаларда, кырларда, паркларда эш дәвам итә. Бүгеннән үк киләсе ел уңышы язмышы кайгыртыла, соңгы кварталны тагын да яхшырак үсеш күрсәткечләренә ирешеп тәмамлау бурычы тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев