Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тырыш хезмәте белән туган ягының данын күтәргән

Авыл – ил тоткасы.

Бәрәкәтле Тимершык җирендә тырыш хезмәте белән туган ягының данын күтәргән талантлы кешеләр туган. Алар арасында төрле һөнәр ияләре – игенчеләр, галимнәр, инженерлар һәм табиблар бар. Шушы исемлектә  гомерен авыл хуҗалыгын үстерүгә багышлаган, инде 30 ел җитәкче вазыйфаларда эшләүче Ильяс Дәүләтҗанов та үз урынын алып тора. Ул җитәкләгән “Нырты” җәмгыяте агросәнәгать комплексында алдынгылардан санала. Күңелендә җиргә олы сөю йөртүче, һәрчак яңача эшләргә омтылучы,  тормыш тәҗрибәсе туплаган  җитәкче шушы көннәрдә күркәм юбилеен билгели.

Колхозчы  гаиләсендә туган малай яшьтән  әти-әнисе үрнәгендә җир кадерен белеп, игенче хезмәтенең гади эш түгеллеген күреп үсә. Әтисе Илдус гомер буе тракторда,  комбайнда туган  як  кырларын иңли. Әнисе  Фәридә  колхозда төрле эшләр башкара.

“Авыл баласы бит инде. Җирне яратам. Малай кешене әтиләр  шөгыле  тарта. Мин дә III сыйныфны тәмамлауга, комбайнчы  ярдәмчесе булып  киттем. Ул  вакытта  “СКД-6”,  “СК-5”  маркалы  кыр  кораблары иде. Аларның  майлау нокталары  күп. Иртәнге  3тә торам да, әти паркка  килгәнче,  аларга шприц белән солидол тутырып чыгам.  Ул  елларда ашлыкны киптереп торасы булмасынга  игенне  егып  суктырдылар. Әти урганда икеле тезем салырга  ярата  иде.  Мин сәнәк белән шул  теземнәрне кысып барам, комбайн  ватылса, булышам. Унберне тәмамлаганчы  эшләдем. Район буенча  алдынгылар исемлегендә булдык.  Әти, югары   күрсәткечләргә ирешкәне өчен, ”Иж-Юпитер-5” һәм “Урал”  мотоцикллары белән дә бүләкләнде”, – дип  сөйли Ильяс Илдус  улы яшьлеге турында. 

Гомерлек  һөнәренә әйләнмәсә дә, кыр  корабы штурвалына кабаттан утыра  әле  ул.  Ягъни  Лаеш  техникумында икътисадчы белгечлеге алып, район  авыл хуҗалыгы һәм  азык-төлек идарәсе  ревизоры   вазифаларын башкарганда. Аңарчы, 1993-1996 елларда салым инспекциясендә  инспектор булып эшли.  Районга яңа урып-җыю техникасы кайта башлаган чорда идарә белгечләре җәйге сезонда комбайннарга утыралар  иде. Ильяс Дәүләтҗанов та 2001-2011  елларда “ДОН-1500”ны, аннары “НьюХолланд”ны иярли. Әтисеннән күчкән тәҗрибә ярдәм итә. Югары  күрсәткечләргә ирешә, район хакимиятенең  Рәхмәт хатын  ала.

Аграр тармакны  җитәкләргә игенче-механизор түккән тозлы тирнең тәмен үзе татыган кешеләр  кирәк тә. Ильяс Илдус  улын 2011  елда  “Мичән”  филиалына директор итеп билгелиләр. Эш   күрсәткечләре тү­бән­гә  тәгәрәгән хуҗалык өч ел эчендә терлекчелек продукциясе җитештерү буенча 1нче-2нче  урын­нарга   күтәрелә. Сыерларның продуктлылыгы 21 литрга җитә. Матди-техник база  яңартыла. Ашлык  склады,  яшь бозаулар,  таналар тораклары төзелә,  фермаларга реконструкцияләр  ясала. 

2015  елның  февраленнән инде без аны “Нырты”  предприятиесе директоры  кабинетында  очраттык. Һәм барысы да  яңадан кабатлана. Яңа төзелешләр, терлек тораклары... Ул  килгәнче сыерлардан көнгә 7,8 тонна  сөт сауган апалар аның: “Сезнең тырышлык белән савымны 16 тоннага җиткерәчәкбез”,– диюенә  көлеп карый. Ничек инде, каян  килеп? Әмма  күрсәткечләр  елдан-ел яхшыра. Хәзер  хуҗалык 16 да, 19 да түгел,  барлыгы 23 тонна сөт сава.  Моңа ничек ирешелә?

“Терлекчеләр белән уртак тел табып эшләү,  дөрес рацион нигезендә ашату, фәнни технология, тәрбия, бер баш шартлы  терлеккә  сыйфатлы азык әзерләү юлы белән, кеше  факторы зур роль  уйный”, – ди җитәкче.

Болар санап  китү тәртибендә генә әйтелде.  Әйтик,  “дөрес рацион”ның  эченә кереп  китсәк, барысын да әйтеп бетереп  булмаганлыгын  да  аңлыйбыз.

Кыскасы, “Нырты” да 10 ел эчендә сөт җитештерү – 2,2, ит – 1,6, акча кереме – 2,4,  уртача хезмәт  хакы  3,8 тапкыр  артты. 2015 елда хуҗалыкта 164 кеше эшләсә, быел 98гә  калган.  Ягъни аз эшче белән  күп продукция алалар.

“Ирешелгәннәр һәркемнең –игенче-механизаторларның, тер­лек­челәрнең, тармак бел­геч­ләренең  хезмәте. Һәр эшкә тирән  анализ  ясап барабыз.  Шартлар  яхшыра. Былтыр  зурайтылган  роботлаштырылган торак  янәшәсендә быел 300 баш сыерга   комплекс  төзергә  җыенабыз. Инде бер  ягын балчык ташып,  ике  метрга   күтәртеп җирен тигезләп бетердек. Теләкләр шул: коллектив  киләчәккә  ышанып карасын, берсен дә  сәламәтлектән  аермасын”,– ди Ильяс Дәүләтҗанов.

Хезмәттәшләре дә аның турында һәрчак  уңай  фикердә.

“Ул – төптән уйлап  эш итүче, көчле ихтыярлы җитәкче. Без, белгечләр, үзебезне Ильяс Илдус улы  тарафыннан нык якланган,  ягъни таш стена  артында кебек хис итәбез. Барлык проблемаларыбызны  хәл итеп, җайлап, барлап тора. Эшчеләребез вакытында яхшы хезмәт хакы  ала. Һәркемгә ярдәм итәргә тырыша. Аның белән эшләве рәхәт”, – ди  хуҗалыкның икътисадчысы  Илдария  Вәлиева.

 Гаилә тормышына   килгәндә, гомер юлдашы  Гөлсәнә  ханым (Тимершык  мәктәбендә  китапханәче) белән бер  ул, ике  кыз үстергәннәр. Инсаф “Саба” җәмгыятендә  агроном, уртанчы  кызлары Айсинә Казанда  бухгалтер,  9ны тәмамлаган  Инзилә урта белем алып, укуын авыл хуҗалыгы  академиясендә  дә­вам итәргә  җыена.  Гаилә башлыгына форманы  сакларга физик эш – шәхси хуҗалыкта мал-туар тирәсендә кайнашу  ярдәм итә. Буш вакытларында оныклар белән  мәйханә  килә. Үзе өчен билгеләгән тормыш девизы  һәрвакыт  көчендә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев