Участок вәкаләтлеләре урам җинаятьләрен киметүгә иреште
Быел 17 ноябрьдә участок вәкаләтлеләре хезмәтенә бер гасыр тулды. Милициянең иң зур санлы отряды 1923 елда Халык комиссариаты тарафыннан участок надзирателе инструкциясе расланганнан соң барлыкка килә.
“Полиция турында”гы Федераль закон гамәлгә керү һөнәри бәйрәм көнен, шулай ук участок вәкаләтлеләренә йөкләнгән бурычларны үзгәртмәде. Алар кешеләр иминлеген саклауда һәрвакыт алгы сызыкта. “Безнең район эчке эшләр бүлеге штатында барлыгы 12 участок вәкаләтлесе булырга тиеш. Хәзерге вакытта аларның вазифасын 11 кеше башкара. Эш күләмнәре бик зур. Әмма бу йөкләнеш бернинди ташлама да, өстенлек тә бирми. Гаиләдә тавыш чыкса да, күршеләре шауласа да, урамда исерек хулиганлык кылса да, ишек алдында шикле “субъект” пәйда булса да, халык үз “Участковой”ена элемтәгә чыга. Ул үз территориясендәге хәлләрне һәркемнән дә яхшырак белергә тиеш. Җинаятьләрне кисәтү, элек хөкем ителгәннәр, хокук бозучылар белән профилактика эше алып бару, административ комиссиягә беркетмәләр төзү, массакүләм чараларда иминлек саклау – аларның хезмәтендә төп юнәлешләрнең берсе. Барысы да тәҗрибәле, кешеләр белән уңай элемтәдә, халык алардан нигездә канәгать”,– ди полиция участок вәкаләтлеләре һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчә башлыгы Ришат Нәзиров.
Мисалга, полиция майоры Рөстәм Садриев әлеге хезмәттә яңа кеше түгел. 2010 елдан Олы Шыңар, Мичән авыл җирлекләренең 9 торак пункт кергән 8нче административ участокта эшли. Милициягә 1994 елда машина йөртүче штатына алынып, дәүләт автоинспекциясенә инспектор итеп күчерелә, техник карау станциясен дә җитәкли. “Вазифасын тиешле дәрәҗәдә башкара, халыктан дәгъвалар юк. Күрсәткечләре дә югары. Башкаларга үрнәк”, – ди аның турында Ришат Нәзиров.
Өлкән участок вәкаләтлесе Рөстәм Садриев быел 6 җинаять эше буенча судка материаллар әзерләп тапшырган. Гаепләнүчеләр барысы да тиешле җәзасын алган. Болар – спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә кабат руль артына утыручылар, үтерү белән янау очраклары. Шулай ук чит ил гражданнарын законсыз пропискага кертү фактлары ачыкланган, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүчеләргә 253 беркетмә төзелгән. Рөстәм Садриев оператив хезмәт эшчәнлегендә югары күрсәткечләргә ирешкәне, шәхси инициатива күрсәткәне өчен ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.
Полиция майоры Марат Гатин да 2014 елдан Тимершык, Югары Симет авыл җирлекләре буенча алыштыргысыз участок вәкаләтлесе. “Сезнең район ошады, Сабада эш булмасмы дип 2014 елда килеп кергән иде. Шуннан бирле вазифасын тел-теш тидермәслек итеп башкара. Аның участогында теркәлгән җинаятьләрнең барысы да ачылды. Ул участковыйларга хас сыйфатларга тулысынча ия”, – диде аның турында эчке эшләр бүлеге начальнигы Васил Исмәгыйлов. Башкалардан да уңай фикерләр генә ишеттек. Бөтен кешегә дә ачык булуы күренеп торган тәртип сакчысы үз инициативасы белән күп кенә чараларга башлангыч бирә. Ул Тимершык мәктәбе укучыларын террорчылык акты була калганда, үз-үзеңне ничек тотарга да, табигатьне яратырга да өйрәтә. Халыкның тыныч яшәвен тәэмин итә, хокук бозуларны кисәтү чаралары күрә.
Участок вәкаләтлеләре еш кына илнең башка төбәкләрендә дә кешеләр иминлеге сагына баса. Мәсәлән, Шәмәрдәннән Руслан Закиров – Төньяк Кавказда, Дилюс Гыйлемханов Кырымда командировкада булып, үзләренә йөкләнгән бурычны 6 ай дәвамында намус белән үтәгәннәр. Хәзерге вакытта эстафета Алмаз Сәхабиевка тапшырылган. Алар эчке эшләр органнары хезмәт династиясе дәвамчылары да. Участковойлар бүлеге башлыгы Ришат Нәзиров үзе дә 31 ел полиция башлыгы булып эшләгән әтисе юлын сайлаган.
Бүлеккә әнә шулай балачактан ук гаиләләрендә полициядә хезмәт итүнең бар кыенлыкларын белеп үскән ир-егетләр килә. “Аларга зур өметләр баглыйбыз. Коллективның республикада үз дәрәҗәсендә, үз бурычлары югарылыгында калачагына ышаныч зур”, – ди Васил Исмәгыйлов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев