Укучылар Ленинградның камалыштан чыккан көнен искә алды
1944 елның 27 гыйнвары - тарихта Ленинградның камалыштан чыккан көне буларак билгеле
Үзәк китапханәдә Саба гимназиясенең 7“Д” сыйныф укучылары өчен “Ленинград камалышы” дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрелде. Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Билалова укучыларга ул еллардагы авыр сынаулар: ачлык һәм салкынлык, шәһәр халкы кичергән михнәт турында, фронт өчен эшләгән балалар һәм хатын-кызлар турында сөйләде. Шулай ук блокадагыларга карточка белән бирелгән икмәк нормасы турында мәгълүмат укучыларда зур тәэсир калдырды. Чараның икенче өлешендә китапханәче Илсөяр Шакирҗанова укучыларга Илдус Диндаровның «Ак төннәрнең кара көннәре» повестен тәкъдим итте. Яшүсмерләр өчен язылган әсәрдә узган гасырның 40нчы еллар башында гаиләсе белән Карелиягә күченергә мәҗбүр булган, Бөек Ватан сугышын шунда каршылаган, Ленинград блокадасына эләгеп, аннан исән-имин чыга алган 14 яшьлек Гафур тормышы турында бәян ителә.
Чара ахырында укучылар белән әлеге әсәр буенча әңгәмә үткәрелеп, ризыкның кадерен белергә, бер- береңә ярдәмләшеп, дус- тату яшәргә дигән фикергә килделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев